Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан керәшен оешмасы җитәкчесе республика оешмасы белән бергә эшләргә теләк белдерде

17 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышы булды. Утырышны Республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды.

Иван Егоров шушы көннәрдә Казан шәһәре керәшен оешмасының җитәкчесе алышынуын искә алды. Ул 20 еллап оешманы җитәкләгән Мария Семёновага нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдереп, яңа сайланган җитәкче Светлана Борисовага уңышлар теләде. Светлана Борисова тумышы белән Теләче районы Тәмте авылыннан. Югары белемле педагог, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсенең уку фәннәре буенча методисты булып эшли.
Әйтергә кирәк, Казан шәһәре оешмасы Республика оешмасы составыннан берничә ел элек аерылып чыкты. Утырышның эшен күзәткәннән соң, Светлана Борисова: “Республика керәшен оешмасының зур, бердәм команда икәнен күрдем. Киләчәктә сезнең белән киңәшләшеп, аңлашып эшлисем килә”, - дип теләкләрен белдерде.

Бу темага:

Республика керәшен оешмасының идарә утырышы булды

Чистай керәшен оешмасы: этник бәйрәмнәр оештырганда яшьләрне җәлеп итәбез
"Туганайлар"ның баш редакторы Юлия Губина иң күп газета алдыручы төбәкләрне атады


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев