Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан Григорий Родионов белән хушлашты – фоторепортаж

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовны соңгы юлга озаттылар

7 сентябрьдә Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда халык язучысы Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) белән хушлашу  уздырылды.

Аны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова татарча алып барды. “Иҗат һәм тормыш юлы үз халкына тугрылык билгесе булган күренекле язучыны, дәүләт эшлеклесен соңгы юлга озатабыз” дип әйтүче министр, иң беренче итеп, сүзне  Дәүләт советы председателе урынбасары Марат Әхмәтовка бирде.

“Бу хушлашулар күпкә китте әле. Йөзек кашы булырдай шәхесләребез китеп бара” дип әйтүче Марат Әхмәтов карендәшебез Григорий Родионовның 17 ел дәвамында    Татарстан  Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында  хезмәт иткәне хакында сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар исеменнән, Григорий Родионовның туганнары һәм гаиләсенең  кайгысын уртаклашты.

Татарстан Дәүләт советы депутаты, Татарстан Язучылар союзы председателе “гомере буе  карендәшләренә тугры булып яшәде”дип әйтүче Ркаил Зәйдулла үз остазының рус телендә язылган соңгы әсәре “Кряшенские демэки”нең дә керәшеннәргә багышланганын телгә алды. Аңа Гәрәй Рәхим псведонимын Хәсән Туфан биргәнен,  аның шагыйрь генә булмыйча, әдәбиятның бөтен жанрларын да иңләгәнен ассызыклады.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин: “Керәшеннәр алар талантлы халык бөтен яктан да. Анда төрле өлкәдә дөнья тоткан һәм дөньяны алып бара торган бик зур шәхесләр бар. Әдәбият өлкәсенә килсәк, Тукайлар заманында Яков Емельянов булган. Ул – безнең татар поэзиясендә үз урыны булган зур шәхес. Ә инде безнең заманга килгәндә, Григорий Васильевич исемен атап үтәр идем. Керәшеннәрдә булган яхшы гадәтләрнең – ул телдә булсын, ул сәнгатьтә булсын – яхшы якларның югалмавын теләде, үз халкының да, гомумән, бөтен татар халкының патриорты булды”, – дип искәртте үзенең Гөргөри дәдәй белән хушлашу сүзендә.

“Гөргөри дустыбызының  якты дөньядан китүе – татар халкы өчен, керәшен халкы өчен бик зур югалту. Ул бик зур шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, әмма халык әле аның бик күп эшләрен белеп бетерми. Безгә аның турында язарга, сөйләргә кирәк әле... Искиткеч затлы шәхес, гаҗәеп ихлас күңелле, шул хәтле җор телле иде. Ул янына барып кергәч, барлык кайгыларың онытыла, ул яшәү дәрте бирә иде. Аның белән сөйләшкәннән соң эшлисе, яшисе килә иде”, – дип сөйләде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәм сүзен Григорий Родионов шигыре белән тәмамлады:

Сиңа калдырам, туган ил,

Барын, барын, барын да...

Лениногорский районының Федотовка авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова үзенең хушлашу сүзендә “Григорий Васильевич безнең районда бердәнбер керәшен авылы булган Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты”, – дип әйтеп үтте.

Иң соңыннан, Григорий Родионовның улы Давыт хушлашуга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде һәм: “Әти үзен зур кешегә санамады. Юбилеена газета, журналларда  үзе турында язмалар басылганны күргәч, “кара, мине халык белә икән, ничек зурлаганнар”, дип шатланды. Рәхмәт, әти, безгә бик яхшы әти булдың. Шулай тиз китеп баруың кызганыч”, – дип җаннарны елатты.

Карендәшебезне соңгы юлга озатуда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре, танылган керәшен шәхесләре (Николай Дунаев, Людмила Белоусова, Артур Поляков, Галина Казанцева, Лидия Әхмәтова, Аграфена Васильева, Олег Фазылҗанов һәм башкалар), Камал театры артистлары, язучылар, министрлык вәкилләре катнашты.

Григорий Родионовның кызыл канәфер чәчәкләренә төрелгән табутын Габишево авылы зиратына алып киттеләр, ул үзенең улы Кубрат янындагы мәңгелек йортына җирләнде.

«Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде», — диде язучының улы Давыт Родионов.

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим соңгы юлга озаттылар. Мәрасимне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.

Гәрәй Рәхимнең улы Давыт Родионов барлык кешегә рәхмәтен белдерде. «Безнең гаиләгә әтинең якыннары зур ярдәм күрсәтте. Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде. Чирләгән вакытта да гел эш дип чабып йөрде. Үзен зур кеше итеп санамады. Юбилеена тапшырулар чыккач, карале, мине халык белә, мине зурлыйлар икән, дип сөенгән иде», — диде ул.

«Безне бүген авыр кайгы берләштерде. Арабыздан олы шәхес, күренекле әдип, халыкчан каләм остасы китте. Күбебез аңа, яратып, Гәрәй абый дип дәшә иде. Кешеләргә рухи көч өстәде. Күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак», — диде Ирада Әюпова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар исеменнән Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Безнең бу хушлашулар күпкә китте бит әле. Йөзек кашыбыздай шәхесләребез китеп бара. Кем белән генә сөйләшмә, аның турында саф күңелле, эчкерсез кеше иде дип сөйләшәләр. Аның һәрбер иҗат җимеше йөрәктән-йөрәккә барып җитә иде. Җаны-тәне белән милләткә бирелде», — диде ул.

Марат Әхмәтов Гәрәй Рәхимнең ТР Дәүләт Советында 17 ел хезмәт куйганын искә алды. «Анда кабул ителгән бик күп законнар да аның кулы аша узды. Ул төзегән Татар поэзиясенең антологиясе — әдәбиятыбызның ерак тарихын, нәфислеген раслый торган мисалларның берсе», — дип сөйләде ул.

«Һәр авыл гүзәл табигате, матур өйләре белән генә түгел, ә анда туып үскән, авыл дип, янып-көеп яшәгән уллары-кызлары белән данлы. Григорий Васильевич та безнең сөекле улыбыз. Ул Лениногорск районында бердәнбер керәшен авылы — Федотовканы үзенең үткен каләме, иҗаты, хезмәте белән күпләргә танытты», — диде авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләренчә, Гәрәй Рәхим беркайчан да керәшеннәрне татарлардан аерып карамаган. «Бербөтен дип таныды. Шул ук вакытта, көрәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде», — диде ул.

Хушлашу мәрасимендә Камал театры артистлары, Татарстан Язучы берлеге әгъзалары, министрлык вәкилләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Язучыны Габишево авылы зиратында улы Кубрат янында җирләделәр.

*

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 6 сентябрь Казанда яман шештән вафат булды.

Зилә Мөбәрәкшина

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/kn-temasyi/kazanda-khalyk-yazuchysy-gry-rkhimne-sogy-yulga-ozattylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев