Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан архитектура һәм төзелеш университетының татар бүлегенә 14 бюджет урыны каралган

Уку йортына кабул итү буенча бүген беренче боерык чыга

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының татар бүлегенә быел 14 бюджет урыны билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә югары уку йортының укыту эшләре проректоры Илфак Вилданов хәбәр итте.

“Бүген беренче боерык белән 8 кешене кертәбез, икенче боерыкка тагын 6 кеше кала. Әлегә түләү нигезендә керергә теләк белдерүче ике кеше бар. Барлыгы шул 18-20 кеше булыр инде ул”, - дип белдерде Илфак Вилданов.

Проректор әйтүенчә, вузга кабул итү буенча бүген беренче боерык чыга. 8 августта икенче этап буенча фәрман дөнья күрәчәк. Илфак Вилданов, түләүле бүлеккә дә укырга керүчеләр санын белми торып, кайсы белгечлеккә ничә кеше кабул ителгәнен әйтеп булмавын әйтте. “Традицион рәвештә төзелеш юнәлеше буенча сәнәгый һәм иҗтимагый төзелеш, архитектура юнәлешендә архитектур проектлау профиле, шулай ук уникаль биналар һәм корылмалар төзелеше белгечлеге популяр. Баллар буенча иң югарылары шунда” , - дип белдерде проректор.

  • Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты – татарча техник югары белем бирүче бердәнбер уку йорты. Биредә бакалаврлар әзерлиләр.
  • КДАТУ каршындагы Төзелеш институты ел саен, бюджет урыннары билгеләп, бер татар төркеме кабул итә. Абитуриентлар махсус конкурс ярдәмендә сайлап алына. Конкурстан узмаганнар түләп укый ала.
  • КДАТУ да татар телендә белем бирү өзлексез рәвештә 27 нче ел дәвам итә. Бүген югары уку йортлары арасында вуз аеруча шушы юнәлеше белән аерылып тора.

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев