Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Каз өмәсе” фестивалендә – Усы керәшеннәре

Бөтенроссия икенче “Каз өмәсе” фестивалендә Яңа Усы керәшеннәре дә катнашты.

Ноябрь азагында Мөслим районында оештырылган “Каз өмәсе” фестивале илебезнең төрле төбәкләреннән актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы хатын-кызларны үзенә җыйды. Бу фестивальгә кунаклар белән беррәттән, мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызның йолалары, фольклоры белән кызыксынучы кешеләр дә бик күп килгән иде. Алар каз өмәсе йоласын, уен-юрауларны өйрәнделәр.

Йоланың бөтен нечкәлекләре аерым бер йортта күрсәтелде. Хатын-кызларга каз мамыгын йолку, аның эчен алу тәртибен күрсәттеләр. Тәбикмәк пешереп, аны каз мае белән майларга да өйрәттеләр. Фестивальдә катнашучы килен-җилкенчәкләр йомшак каз мамыгыннан мендәр тутырырга, ә бала-чага каз каурые сыдырырга һәм май канаты бәйләргә өйрәнде. 

Казларны йолкып бетергәч, йола буенча, Дуслык чишмәсенә каз юарга төштеләр. Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе укучылары чишмәгә илтә торган сукмакка сыдырылган каурыйлар чәчеп барды. 

Олы бәйрәмгә әйләнгән каз өмәсендә кунаклар чишмә суыннан кайнатылган кайнар чәй һәм тәмле тәбикмәк белән сыйландылар. 

Ә кичен Мөслим мәдәният йортында каз өмәсе һәм аңа бәйле йолаларны үз эченә алган зур күргәзмә оештырылды. Анда Яңа Усы авыл җирлеге керәшеннәре дә катнашты. Күргәзмәдә Альбина Романова белән Миләүшә Филиппованың күңел хисләре чагылган кул эшләре урын алды. Земфира Николаева – зур итеп каз бәлеше, ә Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова каз мае белән пироглар һәм печеньелар әзерләп алып килгән иде. Күргәзмәдә Усы керәшеннәренең ризык тулы өстәлләре милли сыйларның күплеге белән аерылып торды.

Россия күләмендә икенче тапкыр зурлап үткәрелгән “Каз өмәсе” фестивале бәйрәм ярминкәсе, уен-ярышлар белән тәмамланды.

“Усыкай буйлары” керәшен фолькор ансамбленең керәшеннәрнең элекке көнкүрешен чагылдырган махсус йорт янында кунакларны тәбикмәк һәм чәй белән каршы алуы – фестивальнең иң матур мизгелләреннән булгандыр, мөгаен...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев