Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Маловлар гаиләсендә зур кайгы

11 класс укучысы Александр Малов каты авырудан соң вафат булды

Беренче сыйныфтан бирле гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган Сашаның безнең арадан мәңгелеккә китүенә ышанасы да килми. Мәктәптә уку дәверендә ул үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Спортны яратты, ярышларда актив катнашты, уңышларга иреште. Сабыр, тыйнак, акыллы бала иде ул. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең актив әгъзасы иде. Александр Малов үзенең гадилеге, самимилеге һәм тырышлыгы белән сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучыларның күңелендә мәңге сакланыр. Аңа гомер бүләк иткән Галина Николаевна белән Радик Павловичның әйтеп бетерә алмастай авыр кайгысын уртаклашабыз. Сашаның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде.
Чүти урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы, Чүти, Олы Тәрбит балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы.

Тулырак: http://kaibicy.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/chti-mktbe-ukuchysy-vafat-bulgan

 Шушы елның июль аенда Александр Маловның башы бик нык авырта башлый. Аны республика балалар клиник больницасына җибәрәләр. Тикшерү барышында башының уң як чигәсе ягында шеш барлыгын ачыклыйлар. Больницасындан аны Мәскәүгә юллама биреп чыгаралар. Операция 20 августта ясалырга тиеш була. Әмма 10 августта Александрның хәле кинәт кенә начарланып китә. Аны тагын республика балалар клиник больницасына алып китәләр. Больницада кичекмәстән операция ясарга дигән карарга киләләр. Операция 10 сәгать дәвам итә... Операциядән соң, ул үзе ашый, бераз сөйләшә дә әле. Әмма хәле көннән-көн начарлана бара. Ул инде ашый да, сөйләшә дә, йөри дә алмый. 15 сентябрьдә, шешне алу өчен, Александрга икенче мәртәбә операция ясыйлар. Чөнки баш миенә кан саву куркынычы булганлыктан, беренче операция барышында шешне тулысынча алып бетерә алмаган булалар.

Бүген, 1 октябрь, "Кайбыч таңнары" газетасы Александрның безнең арадан китүе турында хәбәр итте. "Беренче класстан бирле гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган Сашаның безнең арадан мәңгелеккә китүенә ышанасы да килми. Мәктәптә уку дәверендә ул үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Спортны яратты, ярышларда актив катнашты, уңышларга иреште. Сабыр, тыйнак, акыллы бала иде ул. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең актив члены иде. Александр Малов үзенең гадилеге, самимилеге һәм тырышлыгы белән сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучыларның күңелендә мәңге сакланыр. Аңа гомер бүләк иткән Галина Николаевна белән Радик Павловичның әйтеп бетерә алмастай авыр кайгысын уртаклашабыз. Сашаның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде. Чүти урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы, Чүти, Олы Тәрбит балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы", - диелгән хәбәрдә.

"Туганайлар" редакциясе дә Маловлар гаиләсенең авыр кайгысы белән уртаклаша. Александрның урынны оҗмахта булсын!

Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. 10 августта Александрны республика балалар клиник больницасына алып киткәндә, әнисе Галина Малованың да хәле кинәт начарлана. Шунлыктан, “Ашыгыч ярдәм” машинасында аларны бергә алып китәләр. Табибларның тикшерүе әнисендә дә шеш барлыгын ачыклый. Берничә көн генә аерма белән, әнисенә дә операция ясап, шешен алалар.

Әниләрен карау өчен кызлары эшеннән китәргә мәҗбүр була. Чөнки әниләрен Кайбыч районыннан Казанга больницага тикшерелергә алып барырга кирәк. Авыруны автобуста йөртеп булмый, ә үзләренең машиналары юк. Шуңа күрә транспорт ялларга туры килә. Ә әле алда – тернәкләнү-реабилитация... Хәзерге вакытта бу гаиләнең тормыш хәле авыр.

Чирне беркем дә сорап алмый. Яшьме син, картмы – аңа барыбер, ул көтмәгәндә килә дә, гаилә тормышын икегә бүлә: барың да сау-сәламәт булган бәхетле чакка һәм чир белән тартышып яшәргә мәҗбүр булган бүгенгеңә. Барың өчен дә авыр булган шундый вакытта янәшәңдә көч бирердәй, ярдәм кулы сузардай мәрхәмәтле кешеләрнең булуы мөһим. Чир белән көрәшүче Маловлар гаиләсе дә бүгенге көндә яхшы күңелле кешеләрнең матди ярдәменә мохтаҗ!

Һәркайсыбыз, үз мөмкинлегеннән чыгып, Галина Малованы аякка бастыру өчен, акчалата ярдәм күрсәтик.

Акчаны Радик Павлович Маловның Саклык банкы (Сбербанк) карточкасына 5484 6200 1082 9322 күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев