Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта авыл җирлекләре рейтингы билгеләнде

Кайбычта авыл җирлекләренең тугыз айдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалган

Беренче урынга Кошман авыл җирлеге чыккан Чүти авыл икенче, ә өченче урынны Надеждино һәм Мәлки авыл җирлекләре алган. Федоровскоелылар 12 нче урыннан 7 нче урынга чыккан. Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Борындык җирлекләре, киресенчә, аскарак төшкән. Олы Подберезье һәм Мөрәле җирлекләре тотрыклы рәвештә 13-14 нче урында тора. Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә.

Авыл җирлекләре эшчәнлегенә төп бәя шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең баш саны һәм дәүләткә сөт тапшыру күрсәткеченә карап куела. Авылда яшәүчеләр тугыз айда дәүләткә 5187 центнер сөт саткан һәм шуның иң зур өлеше, 988 центнеры, Чүти җирлегенә туры килә. Федоровское, Колаңгы, Мөрәледә бу күрсәткеч бик түбән. Әлеге күрсәткеч халыкның эшлекле активлыгының ни дәрәҗәдә булуы һәм гаилә бюджетын тулыландыру өчен өстәмә акча эшләргә омтылышлары турында сөйли. Чүти, Надеждино, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Багай, Мәлки җирлекләрендә яшәүчеләр терлекләр, аерым алганда, сыерларны күп асрый һәм алар беренче бишлектә тора.

Йорт төзелешенә килгәндә, Чүти, Кошман, Мәлки, Олы Кайбыч, Федоровское җирлекләре – беренче бишлектә. Районда өченче кварталда барлыгы 3552 квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылган. Надеждино, Багай, Олы Урсак, Борындык, Мөрәле җирлекләрендә бу хактагы графа буш тора.

Спорт ягыннан активлыкта Чүти, Кече Мәме, Мәлки җирлекләренә тиңнәр юк. Борындык, Олы Подберезье, Колаңгы, Мөрәледә бу юнәлештәге эшчәнлекне яхшыртасы бар әле.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев