Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычның авыл җирлеге башлыгы яшь әниләргә пособиене 33-35 яшькә кадәр озайтуны сорады

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Матвеева тәкъдимнәре өйрәнеләчәген әйтте

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә пособиене 29 яшькә кадәр генә биреп калмыйча, 33-35 яшькә кадәр озайтуны тәкъдим итте. Бу хакта ул "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмәсендә әйтте.

Әлеге мәсьәлә киңәшмәнең пленар утырышына кадәр секциядә күтәрелгән булган.

Ул программа буенча авыл җирендә яше 25 яшькәчә булган әниләргә 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләргә 100 мең сум пособие кертелгәнен искәртте. "Шуны 29 яшькә кадәр түгел, 33-35 яшькә кадәр озайтып булмасмы микән", - дип мөрәҗәгать итте Светлана Матвеева.

"Аннары яшь әни булмый бит инде ул, карт әни була", - дип җавап бирде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Укып бетереп, авылга белгеч булып кайтканда, ул 23 яшьтә генә була бит әле. Әйтик, 29 яшенә ул әле ике бала гына тапкан була, ә өчече баласын 29 дан соң гына тапса, бу программага керми кала", - дип аңлатты Светлана Матвеева мөрәҗәгатен.

Авыл җирлеге башлыгы шулай ук мәктәпләрдә тар юнәлешле белгечләр әзерләүне кертеп җибәрүне сорады. Фәрит Мөхәммәтшин "бу мәсьәләләр өйрәнелер", диде. 
 

Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев