Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Җирлек башлыгы Светлана Матвеева авыл хуҗалыгы өчен мәктәпләрдә тракторчы, токарь кебек белгечләр әзерләүне кире кайтаруны тәкъдим итте

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмәдә катнашты. Кайбыч районы авыл җирлеге башлыгы күтәргән проблеманы Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева мәктәпләргә авыл хуҗалыгы өчен тракторчы, токарь кебек төрле эшче һөнәрләргә өйрәтүне кире кайтаруны тәкъдим итте. Бу фикер "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмәдә яңгырады.

Киңәшмәгә кадәр төрле секция утырышлары үткәрелгән. Аларның берсендә яшьләрне авылда ничек тотып калу мәсьәләсе күтәрелгән. "Мәктәпләрдә электрик, тракторчы, токарь, сварщик кебек тар юнәлешле белгечләрнең дәресләрен кертеп җибәреп булмасмы икән? Авыл хуҗалыгында мондый белгечләр бик кирәк", - ди Светлана Матвеева.

"Элек шундый тракторчыга укыту дәресләре була иде. Армиягә кадәр үк авыл хуҗалыгында эшли башлап, армиядән кайтканда инде тәҗрибәсе бар дигән сүз, һәм авылда кала иделәр. Ә хәзер Казанга, Чабаксарга, Канашка китеп, белем алалар да кире кайтмыйлар. Бу авыллар өчен авырткан урын", - диде авыл җирлеге башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гомуми белем бирү мәктәбендә берәр белгечлек алу мәсьәләсе башка җирдә дә күтәрелгәнен әйтте.

"Мин хәтерлим: үзем укыганда да шофер таныклыгы бирә иделәр, я авыл җирлегендә киң профильле тракторчы-машинистка әзерли иделәр. Бу юнәлештә ярдәм итүгә әзерләнәчәкбез. Киләсе уку елыннан федераль уку стандартларына кертергә тырышу өчен мөрәҗәгать итәчәкбез", - диде. 
Светлана Матвеева авылларны яшәтү, халкына барлык уңайлыклар тудыру өстендә зур эшләр башкара. Шулай ук, ул Кайбыч районының керәшен оешмасын да уңышлы җитәкли.  


Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ» МА материаллары буенча

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев