Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез ярминкәләрдә катнаша

Көзгә керү белән, Татарстанның районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә башлый.

24 сентябрь Кукмара район мәдәният йорты концерт төркеме Казанда узган Республика көзге ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты.

Концертта "Баламишкин" гармунчылар халык ансамбле, Әлфинур Юнусова, Фирдәүсә Галимова, Илназ Гыйльметдинов, Ильяс Исламов белән бер сәхнәдә Югары Чура авылының "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган. Концерт программасын Рамил Сәләхетдинов алып барды.

"Карендәшләр" ярминкәләрдә музыкаль күчтәнәч белән катнашса, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы җирлеге халкы Казанга килеп, ярминәкәдә үз товарларын сату белән шөгыльләнгән.

Шул ук көнне Зәй шәһәрендә дә район ярминкәсе гөрләгән. Якты күл авылында яшәүче карендәшләребез анда сату иткән.

Фото: Кайбицкие зори, Светлоозёрский сельский дом культуры, Кукморский районный дом культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев