Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда «Ыру агачы» фәнни конференциясе узды

14 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучыларының республикакүләм икенче «Ыру агачы» фәнни конференциясе булды.

Конференциядә республикабыз районнары һәм шәһәрләре мәктәпләрендә белем алучы кызлар, малайлар, аларның фәнни эш җитәкчеләре, ата-аналар, галимнәр катнашты.

Аның пленар утырышында Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, республика мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Гүзәл Хәкимова, Татарстан фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Идел һәм Урал буе халыклары тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының миилли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге баш фәнни хезмәткәре Шамил Садыйков, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Лилия Мөхәммәдиева, Ирина Муллина, Геннадий Макаров һәм башкалар катнашты.

Алга таба конференция үз эшен ике секциягә бүленеп дәвам итте. Беренче секциядә укучылар үзләренең туган як тарихын (авылларның, дини корылмалар тарихы, ыру агачлары, тарихи кушаматлар, тамгалар, топонимнар) өйрәнүгә багышланган эзләнү-тикшеренү эшләрен якладылар.

Икенче секциядә традицион культураны (һөнәрчелек, йолалар, авыл бәйрәмнәре, фольклор коллективлар тарихы; халык иҗаты; авыллардагы милли костюмнарның үзенчәлеге һәм башкалар) өйрәнгән укучылар чыгыш ясады.

Аларның һәрберсенең чыгышыннан соң, жюридагы галимнәр фәнни эшкә кагылышлы сораулар бирделәр. Җаваплардан күренгәнчә, укучылар үз фәнни эшләре өчен алган теманы өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. Секцияләр үз эшен тәмамлагач, жюри укучыларның фәнни эшләрен тагын бер кат карап, җиңүчеләрне билгеләде. Галимнәр Шамил Садыйков һәм Геннадий Макаров, җиңүчеләрне игълан итәр алдыннан, конференциягә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәре өчен укучыларга рәхмәт белдерделәр. Укучыларга юнәлеш биреп, аларның фәнни эшләренә җитәкчелек иткән укытучылар да рәхмәт әйттеләр.

Беренче секциядә:

1нче урынга Регина Павлова (Теләче районының Олы Нырсы мәктәбе укучысы) һәм Вероника Степанова (Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк мәктәбе укучысы) лаек булдылар.

2нче урынны Ярослав Постников (Саба районының Икширмә кадетлар интернат-мәктәбе укучысы), Полина Харитонова (Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназия укучысы) алды.

3нче урында – Азалия Шакирова (Сарман районының Ләке мәктәбе укучысы).

Икенче секциядә призлы урыннар түбәндәгечә:

1нче урында – Ксения Чернышева (Чистай районының Мөслим мәктәбе укучысы); Андрей Киселев (Лаеш районының Ташкирмән мәктәбе укучысы);

2нче урында – Милана Савельева (Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе укучысы), Аяз Галиуллин (Зәй районының Югары Мәлем мәктәбе укучысы),

3нче урында – Ульяна Кривова (Казан шәһәренең 144нче мәктәбе укучысы).

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Чыгыш ясаган һәр укучыга – грамота, аларның фәнни эш җитәкчеләре булган укытучыларына Рәхмәт хатлары бирелде.

Конференция модераторы, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты Лилия Мөхәммәдиева мәктәп укучыларының эзләнү-тикшеренү эшләре киләсе елда аерым китап булып басылып чыгачагын әйтте. Алга таба «Ыру агачы» конференциясендә катнашуларын теләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев