Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләрдә – бер кочак диплом

Түбән Кама муниципаль районында үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында уздырылган “Лейся, песня, на просторе” фестиваль-конкурсында керәшен фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Түбән Кама муниципаль районында үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар  арасында уздырылган “Лейся, песня, на просторе” фестиваль-конкурсында “Җирекле моңнары” фольклор коллективы 2нче урынны алды. Шулай ук, бу керәшен ансамбле гармунчысы Павел Федосеев та 2нче урынга лаек булды.Кече Җирекле авылының “Җирекле моңнары” ансамбле җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова хәбәр итүенчә, алар “Кыз бирү” йоласын сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Ә гармунчылары керәшен көйләренә тезмә уйнаган.  

Шулай ук, бу фестивальдә Троица ансамбле – 2нче, ә Олы Афанас авылыннан “Серле мәләнчек” –  3нче урында.  Җитәкчеләре Лидия Чеботарева әйтүенчә, “Серле мәләнчек” ансамбле Нагайбәк керәшеннәренең борынгы урам көен җырлаганнар.

Фестивальдә уңышлы чыгшыя саган бу ансамбльләргә Дипломнар һәм Сертификатлар тапшырылды.

“Лейся, песня, на просторе” фестиваль-конкурсы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм район ветераннар оешмасы тарафыннан оештырылган. Ул үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның республика күләмендәге VIII “Балкыш” фестивале кысаларында узган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев