Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Никон Егоров Юрий Гагаринны һәм башка космонавтларны укыткан

12 апрель – Космонавтика көне. Бу дөньякүләм тарихи дата.

Мөслим районының Яңа Усы авылы керәшене Никон Егоров, сугыштан соң Берлинның үзәк комендатурасында икътисад бүлеге начальнигы булган, соңыннан Мәскәүдә Юрий Гагаринны һәм башка космонавтларны укыткан.

Данга илткән юл башы
Никон Егоров 1906 елның 6 ноябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе Нагайбәк волостена кергән Яңы Усы авылында туа. Ул Егоровлар гаиләсендәге биш баланың иң олысы була. Авылдагылар сөйләвенчә, әнисеннән өч яшьтә калган Никон үги ана кулында үсә. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлауга, төенчеген алып, җәяүләп Бәләбәйгә чыгып китә. 1922 елда Бәләбәй педагогик техникумына укырга кергән үсмер тырышлыгы, җәмәгать тормышында актив катнашуы белән аерылып тора. Спорт белән шөгыльләнә, җырларга ярата. Иптәшләре аны ярдәмчел, яхшы күңелле булганы өчен дә яраталар. Тиздән техникумның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. 

Оештыру сәләтен күреп алып, Никонны Югары Троицк мәктәбенә мөдир итеп җибәрәләр. Ул үзе вазифасын башкару белән беррәттән, сәяси тормышта да актив катнаша. Халык дошманнары аңа хәтта һөҗүм дә оештыралар. 

Партия өлкә комитеты Никонны Мәскәүдәге Орджоникидзе исемендәге икътисад институтына җибәрә. Институтны "5«легә генә тәмамлап, аспирантурада укый башлый. Шул елларда курсташы Еленага өйләнә. Алар Людмила һәм Татьяна исемле ике кыз үстерәләр. 

Ә бу вакытта Яңа Усыда Егоровлар гаиләсендә фаҗигале хәл була. Аның әтисен, 1884 елгы Роман Ивановичны кулга алып, 1929 елның 23 декабрендә 3 елга лагерьга җибәрәләр.

Аның улы Никон Романович 1937 елда партия сафына керә. 1941 елның 26 июненнән хәрәкәттәге армиядә була.

Фронттагы батырлыгы
Аның сугышчан юлы турында «Наградной лист» ачык сөйли:

«Кызыл Йолдыз йөрткән 60нчы Павлоград укчы дивизиясенең 180нче гвардия укчы полкының гвардия капитаны, агитатор. 1943 елның ноябреннән III Украина фронтында. 1944 елның 11 мартында җиңелчә яраланган. Полк агитаторы буларак, һөҗүм итеп алга барганда сугышчылар һәм офицерлар арасында сәяси эш алып барды. Кишинев өчен барган сугышларда дошман артиллериясе көчле ут ачканда, Егоров „Ватан өчен!“, „Сталин өчен!“, „Кишинев өчен!“ дип сугышчыларны атакага күтәрә. Егоров җитәкчелегендәге сугышчылар һәм офицерлар, күпере шартлатылган елга аша чыгу өчен, кул астында булган кирәк-ярактан, 20 минут эчендә күпер-кичү ясыйлар. Нәтиҗәдә, пехота юлны 3 чакрымга кыскартып, шәәһрнең көнчыгыш өлешенә штурм башлый. 

Полк командирының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары (политрук — ред.) сафтан чыккач, Егоров аны алмаштыра һәм яралыларны сугыш кырыннан алып чыгуны, аларны җирләүне оештыра. Шәһәр халкы белән әңгәмәләр үткәрә.

Фронатта немец басып алучыларына каршы сугышта командованиенең хәрби бурычларын үрнәк рәвештә үтәгәне, батырлык күрсәткәне өчен, Егоров хөкүмәтнең I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек.

180нче гвардия укчы полкы командиры гвардия полковнигы Чайка. 27 август, 1944 ел.
Лаек. Командир 60нчы укчы дивизия командиры гвардия генерал-майоры Соколов. 28 август, 1944 ел.
"Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнергә лаек. 32нче укчы корпус командиры гвардиия генерал-майоры Жеребин. 29 август, 1944 ел.
"Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләргә. 5нче удар армиянең политотдел начальнигы генерал-майор Кощеев.
1944 елның 1 сентябре боерыгы белән, „Кызыл Йолдыз“ ордены белән бүләкләнә».

1945 елның 14 январендә Мангушев шәһәре тирәсендә, Висла елгасының сульяк ярындагы немец гаскәре ныгытмаларына һөҗүм вакытында Егоров бер төркем сугышчы белән дошманны әйләнеп үтеп, артиллерия урнашкан урынга бәреп керә. Ике немец расчетын юк итәләр, ике пушканы кула төшерәләр. Контр атакага күтәрелгән дошман пехотасын һәм танкларын шул пушкалардан аталар. 20дә артык гитлерчыны үтереп, танклар һөҗүмен туктаталар. Хәрби бурычны намус белн үтәгәне өчен, Егоровны тагын «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләклиләр. 

Берлиннан — академиягә
Демобилизация булганнан соң да ул хәрби хезмәттә кала. Германия башкаласы Берлиндагы үзәк комендатураның икътисад бүлеге начальнигы була. Совет дәүләте вәкиле Никон Романович Германия Демократик Республкасын оештыруда актив катнаша. Ул, турыдан-туры, Берлин коменданты генерал полковник Н. Берзарин кулы астында эшли. Дүрт ел икътисад идарәсенә җитәкчелек итә. Германиядә ул Вильгельм Пик, Отто Гротеваль кебек күренекле кешеләр белән эшли, аларга сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итә. 

1949 елда Мәскәүгә кайткач, икътисад фәннәре кандидаты полковник Никон Егоровны Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең политэкономика кафедрасына җиткәче итеп билгелиләр. Ул, 15 елдан артык, авиациянең булчак инженерларына икътисад нигезләрен өйрәтә. Фәнни хезмәт белән шөгыльләнә, политэкономия курсы буенча дәреслекләр яза. 

Болардан тыш, аңа космонавтларны әзерләүне ышанып тапшыралар. Ул галәмне яулаучы беренче космонавтлар — Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Валерий Быковский, Андриян Николаев, Павел Поповичның остазы була. Хәрбиләрчә кырыс та, шул ук вакытта керәшеннәргә хас киң күңелле булуы белән, ул космонавтлар арасында абруй казана. Күңелсез хәлләр дә булгалый. Берсендә, Кытайдан килгән студентка «3» ле куя. Бу эше өчен аны Сталинның үзенә чакаралар:
— Шундый билге куеп, Сез ничек Ватан намусын пычрата алдыгыз?!
— Бу — аның үз хезмәте өчен алган билге. Әгәр мин аңа «5» ле куйган булсам, бу илебезне оятка калдырмас идеме? — дип, сорауга сорау белән җавап кайтара Егоров.

Көнчелләр үче

Никон Романович үз туган авылын онытып бетерми, җае чыгуга, Усыга кайтырга тырыша. Матур җырлый, көрәш белән дә шөгыльләнә. Аның һәр кайтуында авылдашлары киңәш сорап та дә киләләр. Ул беркемене дә борып җитбәрми. Әмма арада көнчелләр дә була... 

Нәкъ шул елларда партия билетын яңа үрнәктәгесенә алмаштыру башлана, коммунист исемен йөртергә лаеклы булмаганнар төшеп тә ала. Ерак бер чыбык очы туганы Мәскәүдәге хәрби акамедиянең партия оешмасына шикаять юллый: «Ул партия члены була алмый, ул — халык дошманы улы». Андый шикаятьләрдән соң Егоров зур уңышларга ирешә алмый инде... Аның «халык дошманы» ярлыгы тагылган әтисе Роман Иванович 1997 елда гына аклана. Үзеннән 12 яшь кече бертуган энесе кече лейтенант Борис Егоров 1941 елның сентябрендә Новгород өлкәсенең Боровичи станциясе тирәсендәге сугышларда һәлак булган. 

Авыл халкы сөйләвенчә, Никон Романович авылга бер кайтуында җыелышка туры килгән, аның үзен тикшерә башлагач, чыгып торуын сораганнар. Ә ул чыга да, борылып керә. Ул кергәндә, арадан берәүнең Егоровлар, аларның җирләре, маллары турында сөйләгән чагы була. Моны ишетеп торган Никон Романович, үз гаиләләрен гаепләүчедән «җирең безнекеннән дә күбрәк түгелме» дип сорый. Җире күп булып та, ялкаулыгы аркасында анда иген игеп уңыш җыя алмаучының авызы томалана. Әмма буласы булган, Никон өстеннән әләк тиешле урынга киткән инде...

Усының инде дөньядан киткән картлары сөйләвенчә, аның күңелендә туган ягы белән бәйле тагын бер юшкын кала. Анысы соңгы кайтуына бәйле. Аны алып кайткан шофер, Никонның үз әнисе авылы Ясная Коммуна урынына, икенче бер Коммунага алып китә. Шул көнне Мәскәүгә билеты алынган Никонның инде әнисе авылын урарлык вакыты калмый... 

Өч «Кызыл Йолдыз» ордены һәм күп санлы медальләр иясе, тыйнаклыгы, хезмәттәшләре хәленә керә белүе, коллектив туплый алуы белән башкалардан аерылып торучы Егоровны каты чир 1966 елның соңгы аенда, 60 яшендә мәңгегә алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев