Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качмануны юкәчеләр зурлап уздырды

Мамадыш районының Юкәче авылындагы бу бәйрәмгә тирә-яктан да керәшеннәр җыелды

18 январьда кичке сәгать унда кырыктан артык кеше авыл чиркәвенә келәүгә килде. Келәүдән соң, отец Рафаил җитәкчелегендә, халык крестный ходка чыкты. Отец Рафаил купельле чишмә суын аруландырганнан соң, күпләр суга чумып чыкты. Алар арасында Шәдче авыл җирлеге башлыгы, Качману бәйрәменең төп оештыручысы Валерий Шрыков та бар иде... Башкалар җитешкәнче ару су алучылар да булды. 19 январь иртәсендә купельле чишмә янында ир-атлар балык шулпасы пешерү өчен учак ягып, казан астылар. Хатын-кызлар табын көйләп, чәй куйдылар. Табаларда бәйрәм коймагы пеште... Чишмә янында бу көнне халык җырлап-биеп, уха белән сыйланып, таудан шуып күңел ачты. Бәйрәм кичен авыл клубында дәвам итте.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз. Фото һәм виделарны социаль челтәрләрдән карагыз. 

Фото: Олеся Дмитриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев