Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману көннәрендә нинди һава торышы көтә?

Бу бәйрәм һәр елны чатнама салкыннарда уза

19 январьда - Качману бәйрәме! Фаразлар буенча, хәтта көчле салкыннарда уза торган бу бәйрәмдә дә быел салкыннар булмаячак.

«Челнинские известия» газетасына КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләгәнчә, быел январьның беренче декадасын Атлантик циклонның көньяк чиге билгеләгән. Шуңа күрә һава температурасы нормадан югары булган.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 18 январьга кадәр һава температурасы аномаль җылы, бу вакыт өчен нормадан 8 градуска югары булачак. Термометр баганалары нибары 3-4 градус салкынны гына күрсәтәчәк. Аннан соңгы атнада да якынча шундыйрак һава торышы сакланачак.

Быелгы кышта явым-төшемнәр белән дә хәлләр мөшкел — кар катламы биеклеге бары тик 12-13 сантиметр гына.

«Быел Рождество салкыннары булмады, шулай ук Качману салкыннары булу да икеле. Әлегә көчле салкыннар күрмибез, инде була калса да алар нормага якын булачак. Гомумән, хәзер һава торышы буенча халык сынамышлары бик туры килми, чөнки без климатның глобаль җылынуын күзәтәбез һәм һәрбер ай торган саен җылырак була», — диде Юрий Переведенцев.

2014 елда январьның беренче декадасы шулай ук җылы булган. Ә 2007 елда 19 январьда, Качману көнендә +5 градус җылы булган.

Чыганак: Интертат

Фото: https://vk.com/hram_subash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев