Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману көнне керәшеннәр кайларда су чумыла ала?

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә су чумылу йоласын башкару өчен булдырылган урыннарны барладык.

19 январь православлар төп бәйрәмнәрнең берсен – Качмануны билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумыну өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла.

Мамадыш районы:

шәһәрнең “Яшьлек” скверы янында Нократ елгасында, “Изге касә”дә (“Святая Чаша”);
Юкәче, Җөри, Чия Башы (Никифорово), Әжмәк, Владимирово авылларында.

Теләче районы:

Субаш, Карабаян авылларында.

Питрәч районы:

Керәшен Сәрдәсе авылында.

Балык Бистәсе районы:

Казаклар Чаллысы, Иванай, Шомырбаш авылларында.

Кукмара районы:

Үрәсбаш, Село-Чура авылларында

Зәй район:

Поповка авыл җирлегендәге чишмәдә, Сәвәләй авылында.

Тукай районы:

Мәләкәс авылында  “Яшелчә” елгасында.

Менделеевск районы:

Иске Гришкин һәм Сәйтәк авылларында.

Кайбыч районы:

Турминское, Меми, Колангы һәм Федоровское авылларында.

Лаеш районы:

Ташкирмән авылы Мишә елгасында.

Яңа Чишмә районы:

Ленино авылында купельдә.

Түбән Кама районы:

Келәте, Кушай, Олы Аты авылларында, Красный ключ поселогында.

Әлмәт районы:

Кәләй авылы.

Казан шәһәре:

Югары Кабан күлендә “Сокол” кафесы тирәсендә, Идел елгасына Николай Чудотворец чиркәве тирәсендә (Идел буе урамы, 32 йорт),  Казанка елгасында Коткаручы Христос храмы янында, 5-нче Кадышевская урамы, 12 адресы буенча урнашкан “Живоносный Источник” Изге Ана иконасы хөрмәтенә чиркәве янында.

Яр Чаллы шәһәре:

Серафим Саровский храмы янында Мәләкәс елгасында, шәһәр пляжында, Боровецкий чиркәве янында чишмәдә.

Яшел Үзән районы:

“Раифский источник” территориясендә.  

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев