Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастрык авылыннан Анастасия Кукина әтисе турында хисләре белән уртаклаша

Әтием, Тарас Кириллович Брицов, 1933 елның 15 апрелендә Кабан-Бастрык авылында туган. Әтисе Кирилл 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Без — оныклары интернет чыганаклар аша бабабызның Ленинград өлкәсендә барган сугышларда 1942 елның 4 маенда һәлак булуы турында мәгълүматны таптык. Әтиебез бу турыда белмичә үлеп китте, гомере буе аның турыда берәр хәбәр булса да табу турында хыялланып яшәде ул.

Әтием 1953 елда армия сафларына алынып, сапер, бүлекчә командиры булып хезмәт итә. Ике елдан әнисе үлгәч комиссовать итәләр, чөнки ике энесе әтием тәрбиясенә калалар. Менә шундый авыр тормышта да югалып калмый ул, кулы эш белгәч, агач эшенә өйрәнә. Урман аша күрше авылларга йөреп эшләп, акча юнәтә. Үзенә аерым йорт сала. 1956 елда Кабан-Бастрык кызы-әниебез Зинаида белән язылышып, бер-берсенә терәк, киңәшче булып, биш бала үстерделәр.

Беренче төзегән йортын энесенә биреп, үзе тагын бабасы нигезенә йорт сала. Әниемнең әнисенә дә өстәп йорт салып бирә. 35 ел терлекче булып эшләде әтиебез. Скотник эше ул вакытларда бик авыр хезмәт иде, бар эш кул көче белән башкарылды. Аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә аларга хөрмәт йөзеннән атап китәсем килә: Никифор Львов, Алексей Брицов, Игнат, Григорий, Алексей, Николай Батаевлар, Тимофей Сидоров, Демьян, Ефим Фроловлар, Петр Спиридонов, Петр Савельев. Бик тә тырышлык сорый торган хезмәт иде колхоз малларын карау. Яңгыр дими, кар-буран дими, кем әйтмешли таш яуса да, атка кул белән төяп салам алып кайтулар җиңел булмагандыр.

Атлар ярата иде әтием. Аның атлары Сабантуйда ярышларда беренче урынны алып килделәр. Ул үзлегеннән көрәш алымнарын өйрәнеп, күп еллар Сабантуйлар батыры булып калды. Көрәшеп алган яшь киленнәрнең сөлгеләре өебезне ямьләп торды.

Буш вакытларында аучылык белән шөгыльләнергә ярата иде. Аучы билеты да бар иде, киемнәрен дә үзе текте, чаңгысын да үзе ясады. Туганнар, дуслары, хезмәттәшләре белән дус-тату яшәделәр.

Җәйгелектә әти белән әниебез янына кунакка кайтучы оныклары 11гә җитә иде. Аларга сөенеп яшәгәндә, әтиебезне 64 яшендә яман чир алып китте арабыздан.

Балаларының яхшы кеше булуларын теләде ул. Без беребез дә югары белем алмасак та, Аллага шөкер, җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр булып яшибез.
Фотолар Кукиннарның шәхси архивыннан.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев