Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванай авылында икеләтә бәйрәм фото

19 январь көнне Балык Бистәсе районы Иванай авылында төзелеп килүче чиркәүгә чаңнар кую тантанасы булып узды

Бүгенге көн Иванай авылы халкы өчен икеләтә шатлыклы. Беренчесе Изге бәйрәм - Качману булса, икенчесе төзелә торган зур чиркәүгә чаңнар кую тантанасы. Эленер алдыннан чаңнарны керәшен авыллары приходының священнигы Геннадий Сизов белән Керәшеннәрнең духовная миссиясе җитәкчесе Дмитрий Сизов изгеләндерде. 
Иванай авылында кечкенә генә иман йорты эшли. Монда бәйрәмнәрдә олылар җыелып келәүләр уздыра, иман укый. Авылның үз приходы да бар. Приходның җитәкчесе булып Николай Баширов тора. Келәү өйләре булса да, авылда зур итеп чиркәү төзергә ниятләгәннәр. Бу изге эшне Иванай авылыннан чыккан Александр Иванович Баширов башлаган. “Нигә алынасың бу эшкә? Авылга мондый зур чиркәү кирәкме?”, - дип әйтүче кешеләр булды, ди ул. "Кешеләрнең күпләп чиркәү янына агылуын күргәч, бу эшнең юкка гына башкарылмавына инандым. Чиркәү кешегә чыннан да кирәклегенә ышандым”, - ди Александр Иванович. 
Чиркәү 2014 елдан бирле төзелә. Проектның архитекторы – Николай Мамаков. Спонсорлары күп түгел. Шуңа күрә дә чиркәүне әкерен төзиләр. Шулай да, 4 ел эчендә инде шактый күп эшләр башкарылган. Зур итеп төзелгән чиркәү, аның гөмбәзләрендә качлар ялтырап тора. 2018 елның кышында чиркәүгә куполлар куелса, быел инде чаңнары эленде. Тиздән чиркәү эчендә беренче келәү дә уздырылыр. Моңа шик юк. 
2019 елда Татарстанда беренче тапкыр керәшен телендә иман укылганга 175 ел була. Иванай чиркәвен шул бәйрәмгә туры китереп, быел төзеп бетерергә телиләр икән. “Төзеп бетерү әле ул эшнең яртысы гына. Чиркәү эчендә эшләнәсе эшләр шактый. Иконастас, жертвенниклар, эчке җиһазлар алынасы бар”, - ди Александр Иванович. 
Чаңнарның спонсорлары Иванай авылыннан чыккан Николай Токранов, Клара Агафонова, Иван Ананьев булган. 

Бәйрәмнән фоторепортаж карагыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X