Кичә, 25 декабрь көнне, Керәшен үзәгендә республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең утырышы узды
Идарә утырышын Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров алып барды.

Утырыш вакытында "Туганайлар" керәшен культура-агарту газетасын 10 ел җитәкләгән Людмила Белоусованың баш редактор вазыйфасыннан китүе турында әйтелде. Иван Егоров Людмила Даниловнага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм яңа җитәкче Юлия Губинага уңышлар теләде.
Нет комментариев