Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Павлов – премия лауреаты

Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек булды.

Бу премия – Татарстанның театр сәнгате өлкәсендәге дәүләт бүләге. Режиссер Дамир Сираҗиев (1954-1998) милли җанлы эшмәкәр, олы шәхес булып, халык хәтерендә калган

Артист карендәшебез, чыгышы белән Балтач районының Субаш авылы егете Юрий Павловка бу олы бүләкне Татарстан театр эшлеклеләре союзы председателе, Г.Камал исемендәге ттар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тапшырган.

 "Тантана” премиясе лауреатларын бүләкләүгә багышлап, Әлмәт татар дәүләт драма театрында уздырылган тантанага Түбән Кама артистларыннан Юрий Павлов үзе генә барган.

Керәшен егете Юрийның Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты булганын ишетүгә, үзенә шалтыраттык.

– Миңа барырга кушкач, берәр кызыксындыру бүләгедер инде дип уйлаган идем. Фәрит Бикчәнтәев үзе, зурлап, Дамир Сираҗиев премиясенең заманында Марсель Сәлимҗановка да бирелгәнен әйтеп, сәхнәгә чакырды. Театрда уналтынчы сезонымны уйныйм. Бу премияне театрны үстерүгә керткән хезмәтем өчен дип бирделәр, – дип кыска гына сөйләде Юрий Павлов соравыбызга җавап итеп. 

Казан театр училищесын тәмамлаган 2007 елда ул Түбән Кама татар драма театрына эшкә килә. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Россия театр эшлеклеләре союзы члены. 2011 елда Татарстан хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм буларак бирелә торган грантына ия була. 2021 елда ул “Габдулла Тукайның тууына – 135 ел” истәлек билгесе белән бүләкләнә. Бу истәлек билгесе аңа, режиссер буларак, Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиевнең “Карурман аша” пьесасын сәхнәләштергәне өчен бирелә.

Талантлы артист, режиссер Юрий Павловны Сираҗиев премиясенә ия булуы уңаеннан котлыйбыз. Киләчәктә әле бу керәшен егетенең “Тантана” премиясе белән бүләкләнү шатлыгын да уртаклашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев