Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин мәктәбе 150 ел белем сагында тора

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы мәктәбе яңа уку елында 35 укучыны үзенә белем алырга җыйды

Быел Иске Гришкин мәктәбенең беренче классына 6 бала укырга керде. Беренчегә кергән балаларга мәктәпкә ияләнүе авыр булмас. Мәктәп белән авылдагы балалар  бакчасы арасында үзара хезмәттәшлек күп еллар дәвам итә. Иске Гришкиндагы бакча тәрбиячеләре яңа уку елының беренче көненнән башлап, икенче елга укырга керәчәк 3 баланы мәктәпкә әзерлиләр. Бакчада хәзергә нибары 9 бала. Киләчәктә, бәлки әле, аларның саны тагын да артыр. Бакча балалары күбрәк булган саен, мәктәпнең киләчәге ышанычлырак.

2021-2022 уку елында Иске Гришкин тугызъеллык мәктәбендә укыячак балаларның 78 проценты  – керәшеннәр,  калган 22 проценты – татар һәм рус милләтеннән. Күбесе Иске Гришкиннан, шулай ук, Карманнан дүрт бала йөреп укый. Ике чакрымлап ераклыктагы ул авыл балаларын, уку елы дәвамында, мәктәп автобусы йөртәчәк.

Иске Гришкин мәктәбендә олы тәҗрибәгә ия укытучылар эшли. Бу уку елында балаларга барлыгы 14 укытучы белем бирә. Педагоглык стажы 40 елдан арткан укытучылар арасында керәшеннәр дә бар: алар – Валерий Миронов, Клавдия Мокеева, Анастасия Иштанова, Людмила Буланова.

Укытучылар белән беррәттән, техник хезмәткәрләрнең – биредә 30 елдан артык эшләүче Мария Буланованың һәм, шулай ук, Валентина Еремееваның да хезмәте хөрмәткә лаек. Мәктәп коридорының һәм класс бүлмәләренең һәрчак кунак өедәй ялт итеп торуы шушы ике уңган кешегә бәйле. 

Мәктәптә дәресләр рус һәм татар телләрендә укытыла. Укучылар чит телләрдән – инглиз һәм, шулай ук, икенче чит тел итеп, немец телен өйрәнәләр. Күпчелек укучының үз туган теле саналган татар теле дәресләре атнага өч сәгать керә. Татар теле дәресләрен тәҗрибәле укытучылар Алевтина Угольникова һәм Юлия Ситдыйкова алып бара.  Мәгариф  системасындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Иске Гришкин мәктәбендә дә татар теле дәресләренең саны бер сәгатькә кимегән (укытучылар әйтүенчә, Аллага шөкер, барлык классларда да түгел!). 

Әле моннан 10 ел элек кенә мәктәптә эшләп килгән керәшен атнакөн мәктәбенең дә бетерелгәненә берничә ел икән.  Тарихы 150 ел белән исәпләнелә торган Иске Гришкин мәктәбендә 1988 елда оештырылган музей бар.  Андагы экспонатлар  авыл халкыннан җыеп алынган.  Музейны Юлия Одинцова җитәкли. Керәшен атнакөн мәктәбе ябылса да,  музей мәктәп укучыларын элек керәшен көнкүрешендә кулланылган предметлар, элгәредән сакланган милли кием үзенчәлекләре, халык тарихы белән таныштыра.

Укучыларның керәшен йолаларын, җыру-биюләрен  белүләренә килгәндә, мәктәптә “Бигәшкәй” керәшен балалар фольклор ансамбле бар. “Бигәшкәй”гә беренчедән алып тугызынчы класста укучы балалар бик теләп йөриләр. Ансамбльнең Белем көнендә ясаган чыгышын яшьтәшләре, укытучылар һәм бәйрәм кунаклары сокланып караганнарын әйтик. Узган уку елы азагында “Бигәшкәй” районкүләмендә бишенче мәртәбә оештырылган “Росток” балалар иҗаты фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

Тарихка күз салып...

Иске Гришкин авылында керәшен мәктәбе 1871 елда ачыла. Киров шәһәре архивында саклана торган документларда (811нче фонд, 1нче опись, 291нче дело) шул хакта теркәлгән. Ул Иске Гришкин миссионерлык керәшен мәктәбе (“Старо-Гришкинская миссионерская крещенская школа”) дип йөртелгән. Юраш елгасы буенда бүрәнәләрдән салынган мәктәп ике бүлмәле булган. Беренче бүлмәнең озынлыгы – 75, киңлеге – 5,2 аршын (1 аршын 71 сантиметрга тигез); ә икенче бүлмәнең озынлыгы – 13, киңлеге – 8 аршын. Дүрт мичле мәктәп янәшәсендә укытучылар өчен квартир да булган. Мәктәпкә балаларны укыту өчен физика, табигать белеме, рәсем буенча әсбаплар кайтартылган. Болай да эштән бушамаган авыл балаларына хезмәт дәресләре кермәгән. Бер укытучыга 40 бала туры килгән. Мәктәптә Гришкин авылы балалары гына укыган.

Укучыларның барысы да, чыгышлары белән, керәшеннәр булганнар. Иске Гришкин мәктәбендә белем алган укучылар, тормышта кирәкле һөнәрләр үзләштереп, ил хуҗалыгының төрле тармакларында эшләгәннәр. Укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, эчке эшләр системасы хезмәткәрләре, инженерлар, агрономнар, сыер савучылар, механизаторлар арасында хезмәттәге уңышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар да җитәрлек.

Мәктәп, чорына карап, төрле статусларга ия булган. 1891 елда – Иске Гришкин беренче баскыч керәшен мәктәбе, 1892 елда – ирләр училищесы, 1893 елда – Иске Гришкин авылының рус булмаган милләтләр өчен миссионерлык мәктәбе (Старо-Гришкинская миссионерская инородческая школа), 1895 елда – земство училищесы. Ә 1903 елда чиркәү-приход мәктәбе дип аталган. Октябрь революциясеннән соң, илдә совет власте урнашкач, 1919 елдан Иске-Гришкин беренче баскыч мәктәбе дип йөртелгән. Мәктәп дүрт бүлектән, ягъни дүрт класстан торган, барлыгы 70 бала укыган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев