Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылында Тройсын бәйрәмен гөрләтеп уздырганнар

Бәйрәмгә районның Иске Гришкин, Сәйтәк, Монай, Карман авылларыннан "Бигәш", Бигәшкәй", Карендәшләр, "Миләшкәем', Менделеевскидан "Туганайлар" ансамбльләре килгән

Электән керәшен авылларында Тройсын көнне җыеннар гөрләп торган. Күрше авыллардан кунак төшерү гадәте булган.
12 июньдә Менделеевск районының Иске Гришкин авылында Тройсын бәйрәмен үткәргәннәр. “Бәйрәмдә күп төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды, җыр-моң агылды. Районның фольклор ансамбльләре чыгышы да бәйрәмне тагын да ямьләндерде”, – дип хәбәр итте гришкинлылар.

Район җитәкчесе исеменнән аның ярдәмчесе Рөстәм Сабитов, авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова авылдашларны бәйрәм белән котлаганнар, активларга бүләкләр тапшырылган. Соңыннан, борынгы Тройсын йолалары буенча, каен агачын суга агызганнар һәм Тройсын боткасы белән кунакларны сыйлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев