Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир йөзендә халык саны арта

Соңгы елларда безнең планетада яшәүчеләр яшен тизлегендә арта бара.

Җир йөзендә халык саны 8 миллиардка җиткән. Соңгы 11 елда гына да халык 1 миллиардка күбәйгән (2011 елда – 7 миилиард). Берләшкән милләтләр оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматы шуны күрсәтә.

Планетабыздагы кешеләрнең күпчелеге Азиядә һәм Африкада яши. Кытайда 1,43 миллиард кеше бар. Бу – дөньядагы халыкның 17,9 проценты, дигән сүз. Ә Һиндстанда 1,42 миллиард кеше яши (17,8 процент).

Берләшкән милләтләр оешмасы белдерүенчә, безнең планетадагы халык саны 2037 елга – 9 миллиардка, ә 2058 елга 10 миллиардка якынлашачак.

Чагыштыру өчен: 1960 елда Җир йөзендә нибары 3 миллиард кеше булган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев