Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипи ашарга тилмереп үссәләр дә...

Бөек Ватан сугышыннан соң күпме еллар узды. Илебезне һәм ярты Европаны фашист коллыгыннан азат иткән фронтовиклар гына түгел, тылда ул чор авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балалары да, берәм-берәм, арабыздан китәләр. Туксан беренче яше белән баручы Клара Игошева да шул авыр еллар михнәтен кичергән сугыш чоры балаларының берсе

Клара Яңа Усы авылы (Мөслим районы) мәктәбенең икенче классында укыганда латин  хәрефләре  кириллицага алмаштырыла. Өйдә дәрес хәзерләп утырган кыз: “И, әтием, бу яңа хәрефләрне ничек өйрәнермен”, – дип яшьле күзләре белән әтисенә карый. “Өйрәнерсең, кызым, тырышырга гына кирәк”, – ди әтисе Тимофей. 1942 елның апрелендә сугышка алынып, яу кырында хәбәрсез югалган әтисенең “тырышырга кирәк” дигән сүзләре  Клараны гомере буе озата бара, бик кыен минутларда ныклык бирә.

 “Без, унбер яшьлекләр ипи ашарга тилмереп үстек. Кар ачыла башлауга, кәлҗемә җыярга басуга бара идек. Аяклардагы чабаталар тишелеп, оеклар белән кайткан чаклар да булды. Алабута җыеп киптереп, тегермәндә тартып ипи салдык. Кукы башлары, кычытан ашадык. Сугыш вакытында өйләрдә суык, ягарга утын юк. Бәләкәй арба тартып урманга китәр идек. Иптәш кызым белән икәү киртәгә ыргак бәйләп, шуның белән нарат ботаклары сындырып, коры-сары, чыбык-чабык төяп алып кайта идек”, – дип сөйли Клара түти мәктәп балалары белән очрашуга баргач. Усы мәктәбе укучылары бу тыл ветеранының үз тормышы, ипи кадере турында сөйләгәннәрен  игътибар белән тыңлыйлар...

Гаиләдәге дүрт баланың олысы булгач, сугыш чорында бар авырлык әнисе белән бергә Клара җилкәсенә төшә. Әниләре басуда көлтә бәйли, ә Кларалар башка җыялар.  Бәләкәй чана тартып басуга тирес чыгаралар. Бәрәңге киптереп, оек-бияләй бәйләп фронтка җибәрәләр...

Клара, русча өйрәнү өчен, күрше Ольгино мәктәбенә укырга йөри. Бер елны Яңа Усыдан тугыз үсмер Минзәлә педагогия училищесына экзамен бирергә баралар. Укырга кабул ителгән өч авылдашы арасында Клара да була. Әмма ашарына да, өскә кияренә дә булмаган Клара 1 Майга кайткан җиреннән  авылда кала. Мөслимдә 10 класс укыгач, маляр-штукатур һөнәренә өйрәнә. 1957 елда авылдашы Иван Игошев белән гаилә коргач, кабат колхоз эшенә җигелә. Ире Иван  43 ел буе тегермәнче булып,  авыл халкын – он, ә колхоз малларын фураж белән тәэмин итеп тора. Клара гомере буе дуңгызлар карый.  Тормышта бер-берсенә ныклы терәк булып, 59 ел иңгә-иң гомер кичерә алар. Авылда үрнәк гаиләләрнең берсе булган Игошевларны мәктәп директоры дәрес вакытында гел мактап сөйли. Әти-әниләре белән горурланып үскән балалары да тормышта югалып калмыйлар. Игошевларның олы кызлары Алевтина – Казанда медицина хезмәткәре, Маргарита – Түбән Камада укытучы, Анатолий – Усыда тракторчы, төпчекләре Любовь Бавылда укытучы була.

Терлекче Клараның тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан лаеклы бәяләнә. Ул СССР Президимуының 1945 елның 6 маендагы Указы белән, “Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен” (“За доблестный и самоотверженный труд в период Великой Отечественной войны”) медале белән бүләкләнә. 1974 елда  аңа “Социалистик ярыш җиңүчесе” дигән күкрәк билгесе тапшырыла. Тагын бер елдан соң ул “Коммунистик хезмәт ударнигы” булып таныла.

“Өлкән яшьтә булуына карамастан, мама йорт-җирне үзе  карап тора. Яшелчә, чәчәкләр үстерергә ярата. Бакча аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, тәрәзә төбендә матур-матур гөлләр үсә. Ә помидорлары белән ноябрь аена кадәр сыйланабыз. Мамабыз бик сабыр, акыллы, олы җанлы кеше. Ул безнең таянычыбыз, якты кояшыбыз. Үзем 36 ел укытучы булып эшләсәм дә, әле һаман да аннан үрнәк алып яшим”, – дип сөйли Түбән Кама шәһәренең 5нче мәктәбендә башлангыч классларны укытучы кызы Маргарита Ивановна.

Балалары гына түгел, Клара түтинең җиде оныгы һәм  аларның дүрт баласы  да утлы фронт юллары узган Тимофей Григорьевның, аның унбер яшеннән тормыш арбасына җигелгән олы кызының һәм алар шикелле миллионлаган совет кешеләренең фидакарьлеген, Җиңү таңының кадерен беркайчан да онытмаслар...

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотода: тыл ветераны Клара Игошева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев