Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илтән-Бута керәшеннәре Покрауга "Әней пиругы" пешерә

2020 елдагы коронавирус белән бәйле хәлләр авылның традицияләрен бозган

Татарстанның Әлмәт районы Илтән-Бута авылында яшәүче карендәшләребез өчен Покрау бәйрәме аеруча көтеп ала торган бәйрәм. Авыл халкының инде күптәннән килгән  традициясе буенча, бу көнне илтәнлеләр, барысы бергә мәдәният йортына җыелып, бәйрәм итә торган булган. Авылның иман йорты юк, шуңа күрә алар башта клубта келәү уздыра. Соңрак Покрау пируклары белән сыйланып, җырлап-биеп бәйрәм итә.  Ә быелгы коронавирус белән бәйле ситуациядә, Илтән-Бута керәшеннәре җыела алмаган. 

"Традициябезне бозарга туры килде. Барыбыз да өйләребездә генә пируклар пешереп, бәйрәм табыннары кордык. Покрау бәйрәме Илтән-Бутада шулайрак үтә быел", - дип хәбәр итте карендәшебез Елизавета Агапова.

Лиза түти бу авылда Покрауга пешерә торган "Әней пиругы" рецепты белән бүлеште.

Пирук бик җиңел әзерләнә: Тышлыгы - төче камырдан. Эчлекне ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч кушып әзерләнә. Пирукларны олы бөккәннәр формасында ясап, 180 - 220 градуска кыздырылган пичтә пешерергә. 

 

Фотода: Лиза түтинең сеңлесе Маргарита Галиуллина. Ул "Туганайлар" газетасы оештырган "Покрау бөккәннәре пешердем" конкурсында катнаша

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев