Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Яңа конкурс - "Покрау бөккәннәре пешердем"

"Туганайлар" редакциясе яңа конкурс игълан итә

14 октябрь – Покрау. Керәшеннәр өчен Покрау – иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Халык бу көнгә өйләр юып, Покрау бөккәннәре пешереп әзерләнә. Пируг-бөккәннәрне яңа уңыштан – кишер, чөгендер, кабак, кәбестә һәм башкалардан пешерәләр. Әлеге уңайдан, редакция "Покрау бөкәннәре пешердем" дигән конкурс игълан итә. Бу конкурста теләге булган һәркем катнаша ала.

Конкурс шартлары:

    - Покрау бөккәне яки пиругы белән фотога төшәргә;

    - исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны күрсәтергә.

Хатларны 89172803499 (WhatsApp аша) номерына, “Вконтакте”дагы группага яки tuganaylar@yandex.ru  электрон адресына юлларга кирәк.

Конкурсны үткәрү вакыты:

- 9 октябрьдән 19 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.

9-14 октябрьга кадәр фотолар кабул ителәчәк. 15- 19 октябрь tuganaylar.ru  сайтында тавыш бирү булачак.

Фотолар  “Вконтакте”дагы группага урнаштырылып барачак. Җиңүче 19 октябрь көнне “Вконтакте”да урнаштырылган фотолар астына җыелган "лайклар"  һәм сайттагы тавышлар нәтиҗәсеннән чыгып билгеләнәчәк.

Конкурсның җиңүчеләренә “Туганайлар” редакциясеннән истәлекле бүләк тапшырылачак.

Фотоконкурсны “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы – “Туганайлар” газетасы редакциясе оештыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев