Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Җиңгәчәйләр" коллективына "халык ансамбле" исеме бирелде

Шушы көннәрдә, узып баручы елга нәтиҗәләр ясап йөргәндә, Татарстан Мәдәният министры карары белән, Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" коллективына "халык ансамбле" исеме бирелде. Хезмәтләрен, уңышларын күреп, Кыш бабай җиңгәчәйләргә әнә шундый бүләк җибәргән, күрәсең.

Ансамбльнең башы ерак 1977 елларга барып тоташа. Ул чакта авыл клубы җитәкчесе булып эшләгән Виктор Спиридонов җыручы түтиләрне бергә туплый. Коллектив булып, авылда, районда һәм республикада узган чараларда катнашалар, бәйрәм бизәкләре булып торалар. Соңрак якын-тирә авыл коллективлары белән берләшеп тә, республикакүләм чараларда да чыгыш ясыйлар. Вакыт узган саен түтиләр дә олыгая, кайберләре инде бакыйлыкка да күчә. Шулай итеп, 2015 елда авыл коллективы, Виктор Петрович тырышлыгы белән, шактый гына яңартыла. Ансамбльгә яшь солистлар - авыл һәм туган халкы тормышы өчен җан атып йөрүче җиңгәчәйләр җәлеп ителә. Ансамбль яңа сулыш белән ныклап эшкә керешә. Авылдашларын яңадан-яңа иҗат җимешләре белән куандыралар. Республика һәм Россиякүләм, төбәкара чараларда актив катнашалар. Халкыбызның онытыла барган йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнеп, сәхнәдән күрсәтәләр.

"Җиңгәчәйләр" иң башта эшне, нәнәйләренең сандыкларын ачып, сугып тегелгән алача керәшен күлмәкләрен барлаудан башлыйлар. Яңартасы җирләрен яңартып, шул күлмәкләрне киеп, җырлыйлар, бииләр. "Крутушка"га баргач, яныбызга килеп, чын икәнлегенә ышанмыйча, күлмәкләребезне тотып-тотып карыйлар", - диләр алар. Быел Питрауга махсус җиңгәчәйләргә дип, Мамадыш мәдәният йорты системасы грант акчасына яңа күлмәкләр дә тектерде. Алары да шәп! Концерт-җыеннарда әле берсен кияләр, әле икенчесен.

- Быелгы ел безнең өчен уңышлы булды. Кайда гына чыгыш ясасак та, яратып каршы алалар. Җиңгәчәйләр алар барысы да үзенчәлекле, ансамбльнең иҗатында һәрберсенең үз алыштыргысыз урыны бар. Керәшеннәр фольклорын гына түгел, татар, башкорт җыруларын да, авылда уза торган бәйрәмнәрдә төрле миниатюралар да өйрәнәбез. Бүгенге көндә Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөрибез. Сценарий буенча, әтәч, тавык, эт һәм башка рольләргә костюмнарны җиңгәчәйләр үзләре тегәләр. Өйрәнгән йолаларыбыз да шактый. Киләсе елга, Алла боерса, бөтен чыгышларыбызны бергә туплап, яңаларын өйрәнеп, зур сольный концерт әзерләргә планлаштырабыз, - дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Виктор Спиридонов.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, быел Питрау республика керәшен мәдәнияте фестивалендә Халыклар дуслыгы йорты биргән сертификат акчасына, коллективка өр-яңа гармун да алдылар.

- Эшебезне югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт. Сәламәт кенә булыйк. Авыл җирендә эш күп булса да, әби-бабайлар җырлаган көйләрне, биюләрне балаларыбызга тапшыру өчен, вакытыбызны кызганмыйбыз. Бергә җыелышасы килеп кенә тора. Гореф-гадәтләр онытыла бара икән инде, түгәрәкләшеп утырып, әби-бабайлардан килгән мәдәниятебезне берәмтекләп искә төшерәбез, - дип, шатлыклары белән уртаклашалар җиңгәчәйләр.

Яңа елда яңа уңышлар, яңа бәхетләр телибез "Җиңгәчәйләр"гә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев