Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Идеядән алып, әзер проектка кадәр

“Бәрәкәт” яшьләр бүлекчәсе активистлары Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре слётында катнашты. Слётның төп максаты – Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә милләтара яшьләр дуслыгын ныгыту.

27-29 сентябрьдә “Идел” яшьләр үзәге үзенә төрле милләт яшьләрен җыйды. Монда керәшен яшьләренең йөзек кашы – “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең активистлары да катнашты.

Слётта катнашучыларның һәркайсы шушы 2 көн эчендә күңелендә йөргән идеядән башлап аны тулы бер проект итеп әзерләүгә кадәр катлаулы юл узарга өлгергән. Аларга Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән проект уйлап чыгарып, гамәлгә ашыру таләбе куелган. Слётта катнашучылар, тренерлар ярдәмендә, билгеле бер аудитория эзләргә, команданы кызыксындырырга, финанс яктан булышучыларны җәлеп итәргә һәм тиешле тармак оешмалары белән үзара хезмәттәшлек  урнаштырырга өйрәнгәннәр.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе Советы председателе, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыров слётны ачу тантанасында ясаган чыгышында:

– Безнең уртак бурыч – сезнең идеяне конкурста грант отар дәрәҗәдәге тулы бер проектка җиткерү һәм гамәлгә ашыру. Үз ягыбыздан, без һәркайсыгызга проект язуда гына түгел, үзегез уйлаганнарны тормышка ашырганда ниндирәк проблемаларны хәл итә алуыгызны да аңларга ярдәм итү, – дип әйтеп үтте.

Слёт уку атнасының уртасына туры килгәнлектән, керәшен командасында булырга теләгән яшьләрнең барысы да катнаша алмаган. Керәшеннәр данын “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары Дарья Дементьева, Илья Маямсин, Валерия Тятюшкина, Лиана Самойлова яклады.

Халкыбызны популярлаштыру белән шөгыльләнүче “Бәрәкәт” яшьләре командасы слёттагыларны керәшеннәр тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырдылар.

– Керәшенлегебез турында горурланып сөйләдек. Арада керәшеннәр турында ишеткән кешеләрнең булуы да шатландырды. Ләкин безне рус фамилияле татарлар һәм керәшен татарлары дип уйлаучылар да бар иде. Халкыбыз турында чын дөресен сөйләп биргәч, керәшеннәрнең кемнәр икәнен ишетми, белми калган кеше калмагандыр, – дип уены-чыны белән сөйләде команда капитаны Лиана Самойлова.

Капитан дигәннән, һәрбер команданың үз лидеры булырга тиеш. Әле генә телгә алганча, Лиана Самойлова командир ролен үтәгән. Ул, командасы белән бергә, үз проектларын тәкъдим итте.

– Безнең командага иң кыю һәм инициативалы яшьләр җыелды. Барыбыз да дус, барыбыз да активлар. Ә шулай да уртак эштә яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен капитансыз булмый, – дип үз фикерен белдерде Лиана.

2 көн дәвамында төрле милләтнең яшь активистлары белән спикерлар эшләде, шунлыктан алар күп яңалык белделәр, тәҗрибә тупладылар. Грант проектларын яза белү – бик актуаль. Мондый слётлар перспектив идеяләре булып та, финанс мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр өчен бик файдалы. Өстәвенә, үз идеяләреңне чынга ашыру өчен билгеле бер суммада акча оту мөмкинлеге дә зур.

Һәрбер команда үз проектын уйлый, аны бөтен нечкәлекләренә кадәр планлаштыра. Слётта бирелгән мәгълүмат ярдәмендә шушы проектны артык таләпчән жюрины да битараф калдырмас һәм грант җиңәр дәрәҗәдә камилләштереп була.

“Бәрәкәт” командасының проекты “Җаңа адым” дип аталган. Аның максаты – бер көнлек танып белү-интерактив программасын кулланып, яшьләр арасында керәшен культурасын популярлаштыру.

 “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге, ел саен, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә беренче курс керәшен студентлары көнен үткәрә. Әлеге слётта активистлар бу көнне масштаблырак итәргә ярдәм итә торган проект әзерләгәннәр. Аларның сүзләренчә, октябрь уртасында оештырыла торган студентлар җыенына керәшеннәрне генә түгел, башка милләт яшьләрен дә җәлеп итәргә кирәк. Алар хәзер нәкъ менә шул юнәлештә эшлиләр.

– Бу очрашулар традициягә әйләнде инде. Алар районнардан зур шәһәргә килгән беренче курс студентларына ярдәм итүгә юнәлтелә. Шул очрашуларда без актив яшьләрне ачыклыйбыз һәм “Бәрәкәт”кә тартабыз. Проектыбызның нигезенә дә беренче курс студентлары очрашуы алынды, аның программасын яңарттык, киңрәк һәм кызыклырак итеп ясадык, – дип сөйләде команда капитаны.

Слётның беренче көнендә үк Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясенең иң яхшы һәм кызыклы 5 проектка ярдәм итәргә әзер булуы игълан ителде. Шушы сайланып алынган проектларны гамәлгә ашыруга 50 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Слёттагы конкурста барлыгы 18 проект катнашкан, үзара көндәшлек тә зур булган. Проектлар инде якланган булсалар да, әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Аның өчен вакыт кирәк. Ә без керәшен командасы да җиүңчеләр арасында булыр, дигән өметтә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев