Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Чишмә районы керәшеннәре ункөнлеге була

10-20 октябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Яңа Чишмә районы керәшеннәре ункөнлеге уздырыла.

Ункөнлек барышында Җәкәү йорты социаль челтәрләре аша Яңа Чишмә ягы керәшеннәре, аларның тормышы, танылган кешеләре белән танышлару, видео-очрашулар мөмкин булачак.

– 10 октябрьдә Яңа Чишмә ягындагы керәшеннәр тормышы белән танышу;

– 11 октябрьдә керәшеннәрнең милли ризыгы җәймә пешерү буенча мастер-класс;

– 12 октябрьдә танылган карендәшебез Михаил Борисов белән очрашу;

– 13 октябрьдә Изге Димитрий Солунский чиркәве турындагы мәгълүмат белән танышу;

– 14 октябрьдә “Безнең мирас” мини-музееның этнографик күргәзмәсенә видео аша экскурсия;

– 15 октябрьдә  “Сүрәкә” керәшен халык фольклор коллективына нигез салучы Раиса Митрюхина белән танышу;

– 16 октябрьдә “Сүрәкә” керәшен халык фольклор коллективы белән видео аша танышу;

– 17 октябрьдә “Курчак-оберег” ясауга кагылышы мастер-класс;

– 19 октябрьдә “Үзебезнекеләрне онытмыйбыз” хәрәкәте волонтеры Геннадий Котов белән онлайн-танышу;

– 20 октябрьдә җырчы-башкаручы Зинаида Кондеева белән онлайн-очрашу көтә.

Яңа Чишмә ягында яшәүче талантлы карендәшләребез 18 октябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортындагы “Покрау чыңы” концертында да катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев