Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялгызлык – кайда ничек

Ялгызлык төрле илләрдә төрлечә чагыла.

Бөек Британиядә, хәтта ялгызлар мәсьәләсе буенча махсус министрга кадәр бар икән. Япониядә дә яшьләр ялгызлыгы сәбәпләрен өйрәнә башлаганнар. Японнар аны үзләре “хикикомори” дип йөртә, ягъни үсмерләрнең, аңлы рәвештә, үзләрен ялгызлыкка дучар итүе. Аларның күпчелеген үсмер малайлар, яшь егетләр тәшкил итә. Алар үз яшьтәшләре белән очрашмас өчен һәм, үзләреннән көләләр дип санап, мәктәпкә укырга йөрергә теләмиләр. Чын тормыш алар өчен куркыныч булып тоела, алар хәтта урамга чыгарга да шикләнәләр. Виртуаль дөнья аларга чын тормышны алыштыра. Хикикоморилар кызлар белән дуслашмыйлар, алар гаилә дә кормыйлар, балалар да үстермиләр.

Шунысы сөенечле, Россиядәге халыкның 12 проценты гына үзен ялгызга исәпли. Әгәр дә шул 12 процентны 100 процент дип алсак, аның 70 процентын 80 яшьтән үткәннәр тәшкил итә. Кеше , хәтта, 60ның өске ягына чыккач та үзен ялгыз дип атарга мөмкин. Анысы инде пенсиягә чыгып, эштән туктаучыларга хас. Ә Сез үзегезне ялгызлар рәтенә кертәсезме?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев