Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иҗади Урта Баграж

Иң беренче булып Урта Багражда булдык. Бүтән Багражлардан кечерәк булса да, электән үк үзәк булган, җирлек администрациясе дә монда урнашкан. Авыл, тыйнак кына булса да, бик матур. Зур-зур йортлар да бар. Без барып кергән бина – күпфункцияле үзәк икән. Библиотекасы да, клубы да, медпункты да, почтасы да бер түбә астында. Ә менә мәктәпләре ябылган инде

Авыл, тыйнак кына булса да, бик матур. Зур-зур йортлар да бар. Без барып кергән бина – күпфункцияле үзәк икән. Библиотекасы да, клубы да, медпункты да, почтасы да бер түбә астында. Ә менә мәктәпләре ябылган инде.

Баграж җирлегендә социаль биналар яхшы хәлдә. Озак еллар район башлыгы булган Ринат Фәрдиев һәр авылны иркен клублы иткән. Фаҗигале төстә бакыйлыкка күчкән глава, гомумән, Баграж халкын бик яраткан. Армиягә моннан китеп, киредән туры шушы җирлеккә кайтып, хезмәт юлын да биредә башлаган ул. Багражлылар да Ринат Фәрдиевне яратып, сагынып искә алалар.

- Пенсия яшендәгеләрдән бер иҗади коллектив оешты әле. Алар төрле концерт, спектакльләр оештырып, күрше авылларга да гастрольләргә чыгып керәләр, - ди Павел Николаевич. – Җирлектә әллә ни зур эш эшләүчеләр юк, күбрәк иҗат кешеләре бездә.

1987 елларда хәтта тынлы оркестр да оештырган булганнар, заманалар үзгәргәч, туктаган булган эшләре. Менә хәзер яңадан оештырып җибәргәннәр, яңа инструментлар алырга хыялланалар, искеләре тузган. Быел, 9 май бәйрәмендә, Парадта район башлыгы Рәзиф Кәримовка да уйнап күрсәткәннәр. Глава шаккаткан, бик ошаткан үзләрен.

Югары белемле яшьләр авылга кайтмый, ә менә махсус белеме булмаган урта буынга эштән китү куркынычы да яный икән. Культура системасында эшләүчеләргә дә, китапханәчеләргә дә югары белем таләп ителә. Шунлыктан, Алабуга культура колледжы белән сөйләшүләр алып баралар икән, эшләүчеләрне махсус белемле итәселәре килә.

Медпункта 25 ел буе эшләүче Светлана Тазова янына да кереп чыгып, халык сәламәтлеге турында белештек.

- Авылда күбесенчә өлкәннәр инде хәзер. Бәбиләр тумый. Булган кадәр кешебезнең саулыгын сакларга тырышабыз. Күптән түгел флюорография машинасы килде. Диспансеризация үткәрергә дә районнан участок врачлары килеп тора, - дип искәртте Светлана Николаевна.

Механизаторларны туендыручы столовойга көн уртасында әбәдкә кердек. Хуш исле ризык белән куандыручы Надежда Кузьмина, Людмила Чернова һәм Клара Низакова үз эшләренең осталары.

Коллегалары эшчеләрне басуда ашатып кайткан арада, Надежда Кузьмина безне сыйлады. Сүз иярә сүз чыгып, столовойдан ерак булмаган ташландык мастерскойлар, складлар турында сөйләшеп киттек. “Районда беренче булган МТС иде биредә. Гөрләп тора иде, бер нәрсә калмады, бетте, таралды”,- диләр, бераз моңсулык белән.

Шуны да искәртеп узасы килә, Баграж авыллары бишекләрендә халкыбызның күренекле уллары үскән. Урта Баграж авылы, мәсәлән, безгә танылган язучылар Аяз Гыйләҗев белән Гурий Тавлинны бирде.

Алар шушы җирлекнең челтерәп аккан суын эчеп, искән җилләрендә канатланып, илһамланып, бәясе булмаган әдәби мирас калдырды. Аяз Гыйләҗевның яшәгән йорты хәзер музей булып тора икән. Күпфункцияле үзәк бинасына Гурий Тавлин истәлегенә күптән түгел мемориаль такта куелган.

Материалның башы: “Баграж суларына басма салдым...” (Дәвамы бар)

Зәй районы Урта Баграж авылыннан фоторепортаж карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев