Туганайлар

“Баграж суларына басма салдым...” (Дәвамы бар)

Яратам августны. Җәйнең соңгы аен күпләр ял көненең киче белән чагыштыра. Янәсе, берничә мизгелдән матур көн, бар рәхәтлек бетә, иртәгедән ныклап эшкә тотынырга кирәк

Ләкин кайберәүләр генә нәкъ шушы кыска кичнең бәхет икәнен аңлый. Аны мөмкин кадәр кадерләп, күбрәк ләззәт алып калырга ашыга.

Бәхет шул!.. Күр әле, Ходай кодрәте белән Җирне нинди муллык биләп алган. Кырларда ашлыкларның башаклары тулып, авырайган, җилдә сыгылып-сыгылып китәләр. Җимеш агачлары да бай хатыннары шикелле. Халык уракта – бәхетне бөртекләп җыялар. Туфракның төсләренә кадәр (кайсыдыр районда кызгылт, кайдадыр чем-кара ул) игътибар итеп, уйлар диңгезендә чайкалып, тәрәзәдән күзәтеп барам. Кояш белән, диярлек, Зәй районына юлга кузгалдык.

“Баграж суларына басма салдым,

Узган-барганнарга җөрергә.

Җыракай җулларны җакын итеп

Наруш килдек сезне күрергә”.

Шулайрак җырлыйлар икән бу якларда.

Настоящий подполковник

Уңышлы булды сәяхәт. Бу төбәкнең матур табигате белән хозурландык, күркәм кешеләре белән аралаштык. Баграж авыллары белән җирлек башлыгы Павел Минеев таныштырды.

Без, журналистларны, “дуылдатты” гына ул. Гаепләп әйтүем түгел, “вәәт, ичмасам, глава бу” дип, соклануым. Машинасына утыртып, өч Баграж буенча экскурсия оештырды. Җирлекнең үзенчәлекле урыннарына алып барды. Урамнардан узганда, йорт каршыларына туктый-туктый, Баграж елгасы буе халкы турында сөйләде. Мактыйсыларын рәхәтләнеп мактады, җитешеп җитмәгән яклары турында да ачыктын-ачык уртага салып сөйләде. Кайберәүләр кебек, гәҗиткә матурын гына языгыз, дип тормады. Кайда, никадәр проблема бар – һәрберсен күрә ул. Димәк, Павел Николаевич якын киләчәктә эшсез тормаячак. Хәер, аның кебекләр беркайчан да тик утырмыйдыр. Сарсаз-Баграж авылында туып, 1985-1991 елларда партком оешмасы секретаре булган, мәктәптә дә бераз укытканнан соң, Зәйдә полиция начальнигы урынбасары булып та эшләгән ул. Хезмәт юлын гади рядовой булып башлаган егет, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә, 28 ел буе эшләп, лаеклы ялга чыга. Быелның апрель аеннан авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларына тотына. Һәр нәрсәсен яхшылап уйлап, тәртип белән эшләве күренеп тора. Бу кеше үз урынында. Туган төбәгенең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртуда да уңышлар телибез аңа.

Тәртип үзебездән башлана

Башлык Баграж җирлегендә беренче эшен чисталык булдырудан тотынган. Язгы санитар айлыгында башлаган бу эш, әле дә дәвам итә. Нәтиҗәләре дә күренә. Баграж авыллары халкы мал-туарын урамга “гуляйт” итәргә чыгарудан туктаган. Мин үскән Мамадыш яклары өчен сәер тоелса да, биредә терлекләрне, шул исәптә хәтта, дуңгызларны да, урамда йөртү моңа кадәр норма саналган. Кайберәүләр малкайларын язын чыгарып җибәреп, көз җиткәч кенә басудан барлап ала торган булган.

Урак өсләрендә хайваннарны машина бәрдереп киткән очраклар да күп булды инде, диләр. “Халыкка бер әйттем, тыңладылар. Хәзер урамнарыбызга чирәм чыкты. Күрше тавыклары гына чыкса да, тизрәк кертеп ябарга торалар. Матурлыкка, пөхтәлеккә шундый тиз ияләштек”, - ди, шатланып, авыл җирлеге башлыгы. Мондый яңа тәртипкә район җитәкчеләре дә, инвесторлар да бик сөенә икән.

Проблемасыз булмый

Өч Баграж авылында барлыгы 308 хуҗалык. Шуның яртысыннан күбрәге Сарсаз-Багражда, Урта һәм Югарыларында бертирә. Баграж поселениесе райондагы 22 авыл җирлекләре арасында халык саны буенча алтынчы урында. “Бәләкәй җирлекләр исемлегенә кермибез, шулай да, 2040 елларга прогноз ясасак, халык саны нык кимүгә бара, шушы күңелсез хәлне туктатасы иде”,- ди үзләре.

- Яшьләрнең авылда калмавы бик нык борчый. Хәзер авыл кешесенә яшәү шартлары яхшыра. Без үскәндәге шикелле түгел. Газы, суы бар. Юллар да чагыштырмача уңайланды. Машиналар белән йөрибез. Авылда торып, читкә йөреп эшләү мөмкинлеге дә бар. Яшь парларга йорт төзү буенча дәүләт программалары эшли. Ләкин бездә моңа бик тартылмадылар. Күпчелек инвестор агрофирмасында тир түгә, Зәйгә, Чаллы, Әлмәткә йөреп эшләүчеләр дә шактый,- дип сөйли Павел Николаевич.

Бу якларда авылларның ятимләнеп калуын чөгендер басуы эшкәртүеннән дә күрәләр. Хуҗалык башына өчәр гектар шикәр чөгендере бүлеп бирә торган булганнар. Аны кул көче белән өч тапкыр тәпкеләп утап эшкәртәсе, йолкып аласы, кисәсе, машинага төяп озатасы булган. Хәзер барысын техника эшли, әмма, авылда калучы юк – бер мизгел кулдан ычкынган шул.

Җәен авылларда су җитмәү проблемасы да бар бит. Бу турыда да сораштырдым. Сарсаз-Багражда су мәсьәләсе бөтенләй юк. Ә менә Урта Багражның югары очына җәен су җитеп бетми икән. Павел Минеев, яңа скважина куярга кирәк, дип, район Башкарма комитетына хат та юллаган. Югары Багражда да су мәсьәләсе чишелеп бетмәгән. Озакламый бу авылда бер миллионлык грантка скважина казыта башлыйбыз, дип аңлатты җирлек башлыгы.

Авыл җирендә кешегә яшәү өчен яхшы шартлар тудыру – мәсьәлә номер бер. Һәр көн яңа эш туып кына тора. Үз эшеннән башка, җәен койма, юл буйларында үскән печәнне чабу да, яз-көз хуҗалыгын чистарту да, кышын кар көрәүләрне дә, тагын әллә нинди эшләрне дә - барысын да авыл кешесе үзе башкара. Шәһәр халкы гына ул, чистартып куйган тротуар буенча иртән күкрәк киереп эшкә китә.

Авылда проблемасыз булмый. Соңгы елларда җирлектә сыер малы асрау да нык кимегән. Урта Багражда көтү юк, дисәң дә була. Ике-өч кешедә генә сыер бар икән. Югары Багражда көтү чыкмый. Сарсазда да быел шундый куркыныч туган. Аена хуҗалык башыннан берәр мең түли торган итеп, көтүче яллаганнар. Биредә барлыгы 18 сыер йөри. Хуҗалыктан сөт җыю юк, сыердан алган продукцияне халык бер-берсенә сата икән.

Терлек саны кимү кышлык корма әзерли алмаудан түгел, диде башлык.Авыл олыгая бара. Малы булганнарга агрофирмалар да булыша икән. Печән җитәрлек – маллар кимегәч, болынлыкта да үлән күбәйгән. Техника белән чабалар, кирәк кешегә авыл администрациясенең печән пресслый торган җайланмасы бар. Салам әзерләү буенча да проблема юк. Инвестор белән сөйләшү булган: халык күпме тели, шулай бушлай алачак.

Күптән түгел генә Баграж җирлегендә районда сыер малы өч һәм аннан күбрәк булган хуҗалыкларга сөт саву өчен аппарат өләшү тантанасы узган. Югары һәм Сарсаз-Багражлардан берәр хуҗалык та әлеге аппаратларга ия булганнар. Ат асраган кешеләргә дә дәүләттән субсидияләр бар икән. 4 меңлек корма алса, 3 меңе кире кайта, диләр. Аңлату эшләре алып барсалар да, халык бик кызыкмый икән әле Пай җирләре дә арендага бирелгән. Аңа бөртекле культура өләшәләр. Шулай да, халык арасында бераз канәгатьсезлек сизелә. Пай җирләренең бәясен нык киметеп саныйлар икән. “Инвесторларга чыгым булса да, халыкка каршы килергә тырышмыйлар. Халыкта пай җирләренең бәясе артсын иде дигән теләк бар, ләкин тегеләренең мөмкинлекләре җитәрлек түгел, - ди Павел Минеев.

Соңгы елларда Татарстанда авыл җирлекләре үзара салым акчасына да шактый гына эшләр эшләтә. Халыктан җыела торган сумма Зәй төбәгендә, республика буенча чагыштырсаң, күпкә кимрәк икән. Аның күләме 300 сум. “Өч авылга 109 мең сум җыеп алган идек, дәүләттән 531 мең булып әйләнеп кайтты. Бу елларда юлларга әһәмият бирдек, бу сумма ремонтка тулысы белән кереп бетә. Киләсе елларга җыелган акчаны авылны төзекләндерергә тотарга планлаштырабыз. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша, һәйкәлләрне дә яңартасы килә”,- ди Павел Минеев.

(Дәвамы бар)

Зәй районының Югары, Урта, Сарсаз Баграж һәм Фёдоровка авылларына командировкага бардык

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: