Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәгүр кызының язмышы

Актүбәнең Егор Чернов кызы Вера түти (ул да юк инде) белән моннан дүрт ел элек очрашкан идек. 90 яшендә дә подъезд янәшәсендә чәчәкләр үстерүен ишетеп гаҗәпләндем. Кабарда-Балкариядә яшәүче, гомер буе геолог булып эшләгән кызы Нина белән бергәләп, көне буе Вера түти Андреева истәлекләрен тыңлап утырдык.

“Авыл яралганга кадәр бу урынга, күл буена, иң элек, чегәннәр, чуашлар, руслар килгәннәр”, дип олыларның сөйләве бәләкәй Вераның күңеленә кереп калган. Алар үскәндә дә әле кешеләр, авыл бәйрәме булган Микулада, бүрәнәдән сал ясап, уйнап-җырлап, шул күлдә йөзгәннәр. Әтисе Җәгүр скрипкада бик матур уйнаган. Урманаевлар фамилиясе каян килгәндер,  картлар аларның Чылдырыйлар нәселен  Актүбә яралганда ук шушында булган, диләр.

Фронттагы әтиләренең үлем хәбәрен алып, җылашып утырганда, капкадан озын чәчле, сакал баскан берәүнең  кергәне күренә. Бу ир бусагадан атлый да, куркып карап торган балалары алдында тезләнә... Украина җиреннән яраланып кайткан әтиләре авылга җиткәнче беткә чумган була. Аны өендә 6 ай тоталар да, аягы рәтләнгәч, фронтка алалар. Әмма тагын яралана. Госпитальдән соң Казанга кайтаралар (ул анда 1946 елга кадәр аэродром саклый)...

1942 елда, уналты яшьлек Вераны бригадир итеп куялар. Сүбәләктәге мәктәптә укып йөргән кызның йокысы туймый. Чәчүгә орлык чыгарырга чакырып, йокылы-уяулы хәлдә,  өй борынча йөреп чыга. Үсмер баланы кем тыңласын соң инде?! Чыбыркысын селтәп, кычкыра-кычкыра, председатель килгәнен күргәч кенә, бер-бер артлы җилкапкалар ачыла.

Бер ел эшләгәч, Чаллы хәрби комиссариатына барып, сугышка җибәрүне сорый   Вера. “Гаиләдә кемнәрегез бар”, диләр. “Әби, әни, өч бала”, дип җавап кайтара кыз. “Кайт, үзебез чакырырбыз”,  дип чыгарып җибәрәләр. Чыннан да, чакырып алып,  үз ише кызлар белән  мылтык сүтеп-җыярга, атарга өйрәтәләр. Аталар да кызлар, шунда ук артка авалар, ә Вера аумый. Шуннан соң почта ташырга куялар кызны. Красный Ключ, Субай, Актүбәгә хат һ.б. алып кайта ул. Яраланып кайткан фронтовикларга акча бирә башлаган вакыт була бу. Почта алып кайтучыларга һөҗүм итү очраклары  күбәйгәч, Вера урынына сугыштан кайткан фронтовикны билгелиләр.

Әмма Чаллы юлын онытырга язмаган булган кызга, үгез белән йөк ташый. Чаллыдан ике  тәүлек кайта берсендә. Үгез дә, үзе дә ач, төнлә бүреләр улаганы ишетелә. Сугыш сары яллы бүреләрне бу якка куган була ул елларда. Үгез егылса, тоз ялата, кар каптыра да, колагына каты итеп кычкыра Вера. Үгез сикереп тора да, тагын ава. 25 пот тозлы чананы сөйрәү ач үгезгә җиңел булмагандыр. Америкадан ук кайтартылган ул тоз малларга бирә торган арыш саламына сибү өчен була.

Икенче юлы чәчүлек орлыкка баруларының азагы чак кына аянычлы тәмамланмый. Язның боз кузгалыр-кузгалмас җепшек бер мәле. Әтисеннән калган тунны киеп, үзе шикелле дүрт кыз һәм сыңар куллы финагент белән юлга чыгып китәләр. Төн уртасында яңгыр яварга тотына. Биклән аша кайтасы. Язгы су аша башта атларны алып чыгалар, аннан  70 килолы  капчыкларны күтәреп ташыйлар. Кырык чакрымны бер атна кайта алар. Юлда бер атлары үлгәнлектән, кызларны кәнсәгә ябып куялар. Башта куркытсалар да, төрмәгә озатмыйлар, калдыралар...

Фронтка җибәрү өчен, Актүбәдән өч атны Чугуновская тимер юл станциясенә илтергә туры килә аңа. Иярсез-нисез  ат өстенә чыпта каплап, Вераны утырталар. Ялгызы өч ат белән  хәвефле юлга кузгалган унсигез яшьлек кызны күз алдыма китерергә тырышам. Сөйгән егете Димиенең “Ласточка”сын, дус кызының “Җәмәй”ен һәм үзенең “Ракаса”сын илтүче кыз ниләр кичерде, ниләр уйлады икән япа-ялгызы караңгы басу урталарыннан барганда? Язмышның үзләренә ни әзерләвен белмичә, туган җирне тояклары белән иркәли-иркәли юырткан атларны жәлләүдән җаннары әрнедеме икән? Әллә  сөйгән егете Демьянның: “Повестка бирделәр, озатырга чыгасыңмы”, дип әйткәндәге ялварулы карашын сизмәгәнгә салышып, “Атны алалар, чыга алмыйм”, дип җавап бирүенме? Йөрәген күпме тырнап торгандыр шул саубуллашмыйча аерылышу мизгеле. Үзе җигеп йөргән малкаен әнә, барыбер, фронтка алалар.

Атлар юырталар-юырталар да, башларын борып, Верага тилмереп карыйлар. Ашыйсылары килә бахыркайларның. Вера җиргә төшә дә, кушучлап атларга солы ашата. Үзенең ачы күз яшьләре кушылган солыны... Юлның атлар белән үтелгәне ул кадәр авыр булмаган икән лә... Башкалары белән бергә, үзе алып килгән атларны да вагонга төяүләрен, вагонга аркылы киртә куюларын, җаннары өзгәләнеп, томан эчендәгедәй карап тора. Кинәт, йөрәкләрне телеп, паровоз сузып-сузып кычкырта: “у-у-у”. Бу тавышка ияреп, атлар башларын чайкыйлар, әйтерсең, үзләрен озатучылар белән  хушлашалар. Әллә атларның күз яшьләре ага, әллә атларга ияреп ярты җаны китеп баручы Вераныкы. Атлардан соң ук, солдатлар төялгән вагоннар уза күз алдыннан. Фронтка китүче 1927 елгы солдатлар да: “Сез безнең авылдан түгелме”, дип үз авылларының исемнәре белән кычкыралар. Малайлыктан чыгып килүче егетләр белән атларны уртак язмыш – дәһшәтле сугыш көтә. Озатучыларга да авыр, бик авыр...  

 Вера кайтырга чыга. Ашказаны сулкылдап сызлаганда, кесәсендәге бер уч солыны суыра. Юл уңаендагы Мордва авылына керә. Авыл советында галанканы кочаклап җылына. Аягындагы чабаталарының берсе чәчәкләнеп тузып бетә. Бер өйдә рәхимле хуҗа хатын сыңар чабата бирә. Алабугага кайтып җиткәч, танышларына кереп егыла... Субайдан печән ташучыларга ияреп, авылына җәяүләп кайта. Актүбәгә кайтып җитүгә, иң беренче, атлар абзарына керә. Атларга пешә торган бәрәңгедән Верага да өлеш чыгаралар. Үз атының аерылышкандагы соңгы кешнәвен уйлый-уйлый, күз яшьләре аша Вера кабыклы бәрәңгегә үрелә... Бу иң авыр 1944 ел була.

Авылдан өч кызны – Вера, Евдокия һәм Федораны “утын ташырга” дип, Казанга алып китәләр. Ә аннан – Калугага, төзелешкә... Хрущев чорында,  штапель күлмәкләр киеп, Калугадагы  шахта төзелешеннән   кайтып төшә Вера.  Кайткач,  үзеннән 12 яшькә олырак кодасы Петр белән өйләнешәләр. Петр беренче көннән сугышка кергән, полк мәктәбен тәмамлап кече командир булган, Сталинград янында яраланган. Ә госпитальдән соң штабта эшләгән... Авылдан читкә китеп, тугыз елга якын Соликамск ягында яши алар. Туган якка әйләнеп кайтканда, кызлары Нина биш-алты яшендә була...

 “Вераның бәхете булса, кайтырмын”, – дип сугышка чыгып киткән сөйгән егете Демьян белән ул 84 яшенә җиткәч кенә очраша. Аяклары йөрмәгәнлектән, бар дөньясы  кечкенә квартиры белән чикләнгән Демьянны Алабугадан барып алып кайта. Демьян, Германиядән үк алып кайтып, гомер буе саклаган күлмәкне Вераның иңнәренә сала: “65 ел көткән идем  мин бу минутларны...”. Ел ярым бергә яшәгәндә көйсезләнгән чаклары да була Демьянның. Әмма Вера кызып китми, үсмерчактагы хисләр хакына, аны  баладай тәрбияли...

Сугыш инвалиды, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Жуков медале һ.б. бүләкләр иясе Демьян Ильич Черкеев 2011 елда Актүбә зиратына җирләнә. Вера аны үз куллары белән соңгы юлга озата, каберенә истәлек ташы да куйдырта. Үзе йөри алганда. ире Петрныкы белән беррәттән, балачак дусты Дими каберен дә карап, чистартып тора. 

Курил утрауларында...

Түбән Камада Николай дәдәй Шадрин белән хәрби хезмәттәге еллары турында гәпләшеп утырганыбыз булды. Сугыш ветераны буларак бирелгән бер бүлмәле квартирлары шактый иркен, якты. Николай дәдәй сөйли... Аның хәтер үткенлегенә сокланырлык. 1944 елның ноябрендә, унҗиде яшеннән, армиягә алынган ул. Актүбәдән, сугышка дип, аның белән өч егет чыгып китә: Михаил Исакиев, Николай Шумилов, Николай Шапошников. Ул вакытта авыл советы председателе булып эшләүче Семен Емельянов аларны 50 чакрым ераклыктагы Чаллыга кадәр ат белән илтә бара. 

“Куйбышев өлкәсендәге Инзя станциясеннән берсе-берсе 25әр тонна продукт сыйдырышлы өчәр-дүртәр вагон он, азык-төлек төягәч, эшелонны тиешле урынга озатабыз... Ленинград өлкәсенә кадәр барырга туры килде”, – дип сөйләде Николай дәдәй ул еллардагы хезмәте турында.

1946 елның августында инде ул Владивостокның товар портындагы янгын сагы командасында хезмәт итә. Көн дә иртә таңнан казармаларыннан 18 чакрым ераклыктагы портка килеп, япон әсирләренең корабльдән йөк бушатканнарын тикшереп йөриләр. Берсендә шулай, портка бушатылган 200 кило сыйдырышлы балык, май мичкәләреннән   берсенең күгәреп беткәнен күреп алалар. Тикшерә башлагач, мичкәгә шартлаткыч матдә салынганлыгы ачыклана. Ә икенче юлы япон әсирләре утырган эшелон килеп туктауга, тегеләр дәррәү җиргә сикерешә. Әсирләргә төшү тыелганлыктан, Николай, кисәтү йөзеннән, ППШ автоматыннан ата. Тегеләр вагонга йөгерешә. Үзенең артына чыккан бер японны абайлап алган Николай аңа приклад белән сугарга өлгерә. Хәлсезләнгән япон сыгылып төшә. Икенче мизгелдә инде, утлы күмер салынган банкасын ташлап, йөгерергә ыргыла. Японның сырган бишмәте эчендә тагын бер банка күмер барлыгын киеме төтәсли башлагач кына сизеп алалар. Ярый әле ул әсир япон утлы күмерле банкаларын эшелондагы снаряд әрҗәләре арасына ташларга өлгермәгән...

Ил сакчысы буларак, Николайга Курил утрауларында да хезмәт итәргә туры килә. Утрауга кадәрге бер атналык юлны, 9 баллы штормда  алар ярты ай үтәләр. Кунашир, Шикотан, Итуруп утрауларының җилле, юеш климаты. Кәрлә каеннар, бамбук... Аю белән төлкедән, күсе кадәрле генә куяннардан һәм безнең солатлардан башка бер җан иясе дә булмый.

“Тын океаннан Охота диңгезе генә аерып тора. Карны казып, палатка урнаштырдык. Өч мичкәне урталай кисеп, тимер мич көйләдек. Иртән торуга, палаткадагы уныбызның да чәчләренә кадәр бозланып ката. Су турында уйлаган да юк, кар белән юындык”, – дип кырыс солдат тормышы турында сөйләде Николай дәдәй.

Кыр кухнясын тартып йөрүче, пушка сөйрәүче ат солдаттан да кадерлерк була. Өч атның берсе югалгач, аны эзләргә Николайны җибәрәләр. Салкын сентябрьнең коеп яуган яңгыры астында елга буйлап сигез чакрым атлый солдат. Бераздан сукмак бетә. Үзәнлеккә су җәелгән, анда кета, горбуша балыклары кереп тулган. Ике катлы аяк чолгавы белән кигән итегенең берсе, шул су эчендәге тимерчыбыктай чуалып үскән бамбуклар арасында төшеп кала. Көзлектә бирелгән калын хәрби киемнәр дә, юешләнеп, җилкәне баса. Бәхетенә, урман кисүче солдатлар янына килеп чыга. Теше тешкә тимәүче Николайны одеял белән чорнап, атка бәйлиләр. Унике чакрымны ул шул халәттә уза. Лазареттан тугыз айдан соң гына чыга.

Туган авылы Актүбәгә 1951 елның август аенда кайтып керә. Армиядән салган бер мең сум акчасына, әнисе Актүбәдә йорт сатып алган була. Николай Красный Ключка янгын сүндерүче булып эшкә урнаша. Аннары Актүбәгә кайтып, 8 Март колхозында ун еллап көтүче булып эшли. Төзелеш идарәсендә түбә ябучы да була. 1957 елда үзенең туган авылында йорт җиткерә. СУМРда эшләгәндә имгәнеп, ярты ел дәваханәдә ята. Өенә аны носилкага салып алып кайталар. Ә өйдә – сабырларның да сабыры булган хатыны Зинаида һәм берсеннән-берсе кечерәк биш бала... Биш елга якын урын өстендә яткан ирен аякка бастыру өчен, Зинаида (Вера Андрееваның бертуган сеңлесе) бар тырышлыгын куя. Николай санаторийдан култык таякларына таянып, үз аягында кайтып керә. Ул чорда да бюрократизм көчле булган инде, унбиш ел буе чирдән җәфаланучы  Николай дәдәйне бары тик 1982 елда гына Мәскәү табиблары икенче группа инвалидлыкка чыгаралар. 

Җиде елга якын авыр солдат хезмәте үтәгән Николай дәдәй Шадрин икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены  һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев