Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөринең мәдәни мирасын өйрәнү максатыннан конференция узды

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Григорий Родионов исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” дигән төбәкара өченче фәнни-тикшеренү конференциясе булды.

Төбәкара конференция эшендә быел, үзебезнең Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Мәскәү, Башкортстан, Оренбург, Ульяновск, Якутия өлкәләреннән дә катнашканнар. Үз эшен алты секциядә алып барган конференциягә укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар һәм студентлардан барлыгы 203 эш килгән, шуның 91е финалга үткән.

Конференциянең бу соңгы, йомгаклау өлеше Казан шәһәренең "Айбагыр" ансамбле (җит. Татарстанның халык артисты Галина Казанцева) чыгышы белән башланып китте.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов конференциядә катнашучыларга Татарстан Халыклар ассамблеясе председателе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Григорий Родионовның юбилее уңаеннан оештырылган беренче конференция белән бәйле хатирәләрен искә төшерде.

"Истәлек бит ул эшләр белән саклана. Бүгенге көндә бу конференциягә милләтебезнең асыл затлары – күренекле галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре килгән. Гәрәй Рәхим кебек асыл затларыбызны бервакытта да онытмабыз. Ул безнең эшебездә һәрвакыт чагылыр", – дип әйтеп үтте ул.

Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов һәм, шулай ук, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гатауллин да үзләренең истәлекләре, Григорий Родионовның иҗат үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова исә үз чыгышында конференциянең укытучылар арасында узуының бик мөһим булуын искәртеп, түбәндәгеләрне сөйләде:

"Телебезне саклаучылар – татар теле укытучылары. Балаларга гыйлем бирүче, йола-гадәтләрне, әлбәттә инде, шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, иҗатын балаларга җиткерүче һәм бүгенге көндә аны үз туган телебездә саклаучылар – безнең укытучылар".

Бу конференцияне оештырганнары өчен, Казан шәһәре башкарма комитетына һәм мәгариф идарәсенә, шәһәр керәшен оешмасына рәхмәт белдерде. Конференцияне уздыруда оешма җитәкчесе Светлана Борисованың хезмәте аеруча зур икәнен әйтеп, аңа республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова да үзенең Григорий Родионов белән иҗади хезмәттәшлекләре, аның сүзләренә язган көйләре турында сөйләде. Шагыйрь вафатыннан соң дөнья күргән "Джазлы Казан" китабын Казан шәһәре керәшен оешмасына бүләк итте.

"Г.Рәхим шигырьләрен сәнгатьле уку" секциясе эшендә катнашучылардан 1нче урынга лаек булган укытучылар – Казанның 144нче мәктәбеннән Клара Николаева һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбеннән Нина Фадеева Гәрәй рәхимнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.  

Конференциягә Мәскәүдән махсус кайткан Лилиана Аппакина да әтисе Григорий белән бәйле вакыйгаларны хәтерендә яңартты. Сабадан ук илгән скульптор-рәссам Фәйзрахман Камал да үзенең шагыйрь белән дуслык тарихын искә төшереп үтте.

Конференциянең төрле секцияләрендә катнашып, эшләре иң уңышлысы дип табылган укытучыларга дипломнарны Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Альберт Әхмәтов, Казан шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова һәм башкалар тапшырды.

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" ансамбле биюе, "Айбагыр" фольклор ансамбленең "Питрау бәйрәме" тамашасы, Зоя Борисова, Надежда Токранова, Эльмир Җиһангировның җырлары белән үрелеп барган фәнни-тикшеренү конференциясе матур бер фестивальне хәтерләтте.

Фотолар Татарстан Халыклар дуслыгы йортының матбугат үзәгеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев