Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үгез елын нинди киемнән каршы алырга?

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Ел төсенә туры килгән киемнәргә өстенлек бирсәгез, шәп булыр. Әмма Үгез 2021 елны каршы алу өчен яңа кием-салым сатып алмасагыз да үпкәләмәячәк. Әйткәнебезчә, ул бар нәрсәдә гадилек сөя. Тик менә бәйрәм өчен махсус үзегез кием теккәнне Үгез яратачак.

Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына «йомшагракларын» – алсу төсне, басынкы тоннарны сайларга киңәш ителә.

Ир-атларга Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алса да бик җиткән. Соры костюм сайларга була. Джинсы чалбар һәм футболкадан каршы алсагыз да ярый.

Хатын-кызлар сыланып торучы чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Гүзәл затлар үз образларын төрле аксессуарлар белән баета ала. Мәсәлән, ак алтын, платина, көмеш беләзек, йөзек кияргә мөмкин. Бизәнгәндә кызыл төстәге кычкырып тора торган иннек кулланмаска киңәш ителә. Монда да аксыл, сөт төсләреннән файдаланырга кирәк.

 

Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев