Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геройларыбыз күп

Хәзерге вакытта илебезнең 52 төбәгендә барлыгы 575 Герой яши икән

Шуларның 16сы – бу югары исемгә ике мәртәбә лаек булган космонавтлар. Советлар Союзы Геройлары арасыннан 3се, соңыннан, Россия Герое да булганнар. Алар: космонавтлар Сергей Крикалев белән Валерий Поляков, полярник Артур Чилингаров.

73 Советлар Союзы Героеның 7се – Бөек Ватан сугышы фронтовиклары, 26сы – космонавт, 30 – Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, ә 10сы – башка батырлыклары өчен бүләкләнгән кешеләр.

Россия Герое исеменә барлыгы 482 кеше лаек булган.

Ә шулай да Герой исеме Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен иң күп бирелгән. Барлыгы 11 мең 739 кеше (шуларның 3051е – һәлак булганнан соң)  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Авиация техникасын үзләштергән өчен, 135 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 84е – космосны үзләштергәнгә.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр өчен  85 кешегә (28енә – һәлак булганнан соң) бу исем бирелгән. Төньяк Кавказдагы беренче кампаниядә – 175 хәрби хезмәткәр (98енә – һәлак үлгәннән соң), икенче кампаниядә 304 хәрби (184е – үлгәннән соң) Россия Федерациясе Геройлары булганнар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев