Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев Владимир авылында бөтен су буйларын тәртипкә китереп, җыештырып куйган

Яраткан карендәшебезгә авылдашлары рәхмәт белдерә

Берничә көн элек, SMS җибәреп кенә бара торган җитди сәбәп белән, Владимир авылына менеп төшәргә туры килде. Кибеттә Лена Иванова көне түгел микән дип, үтеп барышлый гына ишегеннән башымны тыктым. Кибеттә икенче Иванова, Лилия исемлесе иде. “Лидия апа, исәнмесез, бер генә сүзем бар иде, кереп чыкмассыз микән?”- дип, сатучы эчкә дәште. Кибеттә беркем юк иде.  Нәсел тамырларыбыз бер кешегә барып тоташучы бу туганымның сүзе шул турыдадыр инде, дип уйлап ялгышканмын икән. “Бөтен авыл халкы исеменнән Георгий дәдәй Ибушевка рәхмәт әйтеп, бер мәкалә язмассыз микән? Бөтен су буен тәртипкә китереп, җыештырып, ялт итеп куйды!”—диде. 

Югары очка менгәндә су буеннан чиләк- көянтә күтәреп менүче икенче кибетче Лена да очрады: “Эчәр суга чишмәгә төштем эле, андагы күңеллелек, андагы чисталык! Георгий дәдәй кирәкмәгән чүп үләнен тырмалап, куакларны чабып, коры- сарыны яндырып, шундый матурлады!” – ди. Мин эчтән генә: “Их, фотоаппаратны алган булсам!” – дип уйладым, көне ул түгел иде шул, башыма да килмәгән. 

Вакыт чыкканчы дип, Усалига ашыктым. Төшүгә телефоннан Ибушевка шалтыраттым. Сөйләшүебезне ничек бар, шулай бирергә тырышам:

- Ничек хәлләр? – диюгә:

- Арып киттем әле, су буеннан гына мендем. Су буенда эшлим бу арада. Андагы ташландык чишмәләрне, тәртипсез су буен күреп, йөрәгем әрни иде. Ник кереп чыкмадың? Алай  дисәм, барыбер өйдә түгел идем инде. Кешеләрнең ваемсызлыгына исем китә. Өйдәге чүп- чарны ничек су буена төшереп атарга кирәк? 

- Гел берүзең эшләдеңмени? Нишләп башкаларны да оештырмадың? – дим.

- Дәдәй, җиңги, племянниклар белән эшләдек. Әйдәгез дип, чакырып йөрмәдем инде. Һәр кешенең үз хуҗалагында да эшнең күп вакыты. Очрашырга да куркыныч чор бит. 

- Фотоаппарат та алмаган идем, берәр фото үзең төшереп җибәрмәссең микән? Авыл кешесе бик рәхмәт укый, - дим.

- Анда төшерерлек матурлык юк әле улкадәр. Чишмә такталары череп тузган, часовнигын да алыштырасы, яңартасы бар. Матурлап бетергәч, чишмә буена бер кунакка чакырырмын әле! – ди шаяртып-көлеп. 

Шаян бит ул, арса да шаярта, ачуын да шаярту белән баса, синең күңелне дә күтәрә...

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев туган авылы Владимирда шушы катлаулы вакытны әнә шундый игелекле эшләр башкарып, рәхмәт сүзләре ишетеп  уздыра.

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районы 

Усали- Владимир авыллары. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев