Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: Тукай премиясенә тәкъдим ителер өчен лаеклы эшләр башкарырга кирәк

«Тукай премиясенә лаек кешеләрнең барысы да исемлеккә керми», - диде музыка белгече.

Этник музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек кешеләр күп, аларның барысы да исемлеккә керми дип саный.

«Тукай премиясе – җаваплы премия. Бу бүләккә тәкъдим ителер өчен лаеклы эшләр башкарырга кирәк. Бу биш, ун еллык кына хезмәт түгел, бу премиягә лаек булган кеше гомере буе шушы өлкәдә эшли. Тукай премиясенә лаек кешеләр тагын да күбрәк, аларның барысы да бу исемлеккә кереп бетми. Исемлеккә кермәгән булсалар да, лаек кешеләрне без беләбез, хөрмәт итәбез», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда. 

Геннадий Макаров быел премиягә Татарстан халыкларының җыр, уен кораллары традицияләрен өйрәнү һәм үстерүгә керткән өлеше өчен дәгъва кылган.

«Габдулла Тукай иҗаты белән кечкенәдән үк таныш. Аның шигырьләрендә тарих, сәнгать, мәдәният бар. Болгар шәһәрләре, андагы биналар хәрабә рәвешендә булса да, безнең борынгы халык көйләре, җырлары сакланган, дип әйткән сүзе тагын да тирән фикер йөртергә этәрә», - диде ул.



Зилә Мөбәрәкшина, "Татар-информ" 

Фото: Салават Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев