Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Никонорова 18 ел алдынгы пешекче булып эшли

20 октябрь – пешекчеләр көне.

Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый.


Пешекче һөнәре – мәңгелек һөнәр ул, бик борынгы да әле. Шушы уңайдан, Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Галина Никонорова турында язарга булдык. Аның хезмәт стажы 18 ел. Эшләү дәверендә Галина Михайловна үзенең оста пешекче икәнлеген исбат итте. Үз эшенең остазы булды, коллективның һәм әти-әниләрнең, балаларның ихтирамын яулады. Галина пешергән ризыкларны балалар бик яратып ашыйлар. Өйгә кайткач та: "Галя апа пешергән кебек пешер, әле, әни", дип сораучылары бар”, – дип сөйләде бакчаның җитәкчесе Любовь Павлова.
Галина Михайловна кадерле әни дә. Тормыш иптәше Владимир белэн 8 бала тәрбиялиләр. Авылның күркәм, үрнәк гаиләсе алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев