Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Француз галиме Ален Вио керәшеннәрне өйрәнүен дәвам итә – видео

Тел галимнәре Күпмилләтле атнакөн мәктәбендә һәм Казан консерваториясендә булды

Франциядәге Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ален Вио белән Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева керәшен теле кулланышын Казан дәүләт консерваториясендә һәм шәһәрнең 13нче номерлы гимназиясендә Күпмилләтле атнакөн мәктәбендәге керәшен классындагы дәрестә күрделәр. Биредә укытучылар галимнәргә телне этнокультура аша өйрәтүләрен искәрттеләр.

Казан шәһәренең 13 нче гимназиясе базасында оештырылган әлеге группа Татарстан халыклары Ассамблеясенең күпмилләтле атнакөн мәктәбенең керәшен классы статусында эшли. Биредә төрле милләт балалары керәшеннәрнең җыр культурасын өйрәнеп, төрле уен коралларында уйнап, белем туплыйлар.

Әлеге атнакөн мәктәбе базасында эшләүче “Балтырган” балалар фольклор ансамблен галим, фольклорист Геннадий Макаров җитәкли. Әлеге коллектив төрле милләт балаларын туплаган.  

Исегезгә төшерәбез, Ален Вио белән Светлана Москвичева Татарстанда берничә көн дәвамында керәшеннәрнең язма һәм сөйләм телен өйрәнү белән шөгыльләнә. Алар Республика керәшен җәмәгатьчелеге белән очрашты һәм авылларда командировкаларда булды.

Чаралар турында яңалыкларны сайтыбыздан күзәтеп барыгыз. Тулы материал газетабызның киләсе санында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X