Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Франциядән килгән тел галиме Ален Вио Керәшен Сәрдәсе авылында булды – видео

Галимнәр Питрәч ягы керәшеннәре сөйләшен тикшерделәр, мәктәптә һәм музейда булдылар

Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ален Вио белән Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева аз санлы халык телләрендәге бүгенге көн ситуацияләрен тикшерә. Галимнәр Татарстанга керәшеннәрнең язма һәм сөйләм телен өйрәнү өчен килгән. 19 март көнне Ален Вио һәм Светлана Москвичева керәшен җәмәгатьчелеге белән очрашты. Республика керәшен оешмасы галимнәргә, керәшен теле белән яхшылап танышу өчен, берничә очрашу һәм авылларга чыгу мөмкинлеге дә тудырды. Шуларның берсе Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылына бару булды.  

Ерак араны якын итеп килгән галимнәрне, 21 март көнне, Керәшен Сәрдәсендә зурлап кабул иттеләр. Авылның “Чулпы” ансамбле кунакларны матур җырулар белән каршыласа, район администрациясе вәкилләре истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иң элек авылның тугызъеллык мәктәбендә булдылар. Классларны карап чыгып, мәктәптә укучы балаларның кимү проблемалары белән кызыксындылар. 

- Мәктәптә укулар татар телендә алып барыла, укучылар БДИны рус телендә яхшы бирә, каршылыклар тумый. Чөнки дәресне татарча алып барганда ук, терминнарның русча тәрҗемәсен дә бирәбез, - дип сөйләде мәктәп директоры Николай Морозов. Шулай ук мәктәптә этнокультура түгәрәге дә эшли икән. Укучылар галимнәргә үзләре өйрәнгән берничә җыруны да тәкъдим итте. Ален Вионы авыл кешесенең ни белән шөгыльләнүе һәм сөйләм телендә керәшен сүзләрен кулланулары турында да сораштырды.

 Очрашу авылның музеенда дәвам итте. Галимнәр халык көнкүреше, Бөек Ватан сугышы чоры экспонатларын карадылар. Керәшенчә язылган борынгы китаплар һәм авылның кайбер кешеләренең Франция белән булган элемтәләре галимнәрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Шулай ук халкыбызның киенү культурасы буенча да музей җитәкчесе Олег Волков яхшылап аңлатты.

 Әлеге чарадан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак материал газетабызның киләсе санында басылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X