Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда – керәшен тарихы

Элек фотографлар авылдан авылга йөргәннәр. Үзләре белән арткы фон да йөрткәннәр. Аны капка-коймаларга элеп, шул фонда авыл кешеләрен фотога төшергәннәр. Редакциябезгә ветеран журналист Валентина Максимовадан шундый бер фото килде.

“Бу 1951нче елгы фотода Мамадыш районы Колышчы авылы хатын-кызлары. Иң матур килен – Анастасия Домнина, артта анын печкәчәсе Лиза Волкова. Кечкенә малай – Илья Кошкин үзен караучы Мукаш Аннасы алдында утыра. Элек, илленче елларда да керәшен киленнәре тиешлечә киенеп йөргәннәр икән... Бигрәк матурлар. Бу фонда башка тумаларда да фотолар саклана. Фотограф-гастролер кунып яткандыр инде. Тагын шунысы кызык: кешеләр бер-берсеннән кием сорап торганнар, карточкага һәркемнең матур, бай булып төшәсе килгәндер инде. Ярый әле шундый гастролерлар булган – шулар тырышлыгы белән күпме тарих, истәлек калган, рәхмәт яугырлары”, - диде этнограф Валентина Максимова.

Кадерле укучыларыбыз! Быел – ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотоархив туплыйбыз. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз.  Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.  

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795 номерына (Ватсап аша) җибәрегез.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев