Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февральдә – Түбән Кама керәшеннәре айлыгы

Айлык 1 февральдә җирле керәшен оешмасы, бу як керәшеннәренең традицион Олы көн бәйрәме белән таныштырудан башлана.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бу проекты 2021 елда тормышка ашырыла башлаган иде. Барлыгы 11 район керәшеннәре үз яклары бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәттеләр, танылган кешеләре турында сөйләделәр. Ә февраль аенда “Җакын дуслар җыелышкач” Түбән Кама ягы керәшеннәре, аларның эшчәнлеге белән таныштырачак.

Айлык 1 февральдә җирле керәшен оешмасы, бу як керәшеннәренең традицион Олы көн бәйрәме белән таныштырудан башлана. Җирле керәшен фольклор ансамбльләреннән "Сүрәкә" (2 февральдә), "Асыл нәсел" һәм "Җиз кыңгырау" (3 февраль), "Баш чишмә", "Балчыклы җиңгиләре"(6 февраль), "Җирекле моңнары", "Нариман керәшеннәре"(7 февраль), "Серле мәләнчек" (10 февраль), "Ак түтиләр" (11 февраль) чыгышларын, онлайн рәвештә, социаль челтәрләрдә, ВКонтакте төркемендә карарга була.

5 февральдә, шулай ук, онлайн рәвештә, "Ыру агачы" остаханәсе, керәшен музее белән танышырга мөмкин.

Шагыйрьләр Мария Логинова, Раиса Мищихина (8 февраль), Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева (17 февраль) иҗаты да интернет киңлекләрен үз итүчеләр игътибарыннан читтә калмас.

"Сказка" балалар бакчасы (14 февраль), Түбән Камадагы, Балчыклы, Кушай, һәм Олы Атыдагы керәшен чиркәүләре, Келәтле авылының чишмә комплексы (19, 20 февраль), аларның тарихы да кызыксыну уятыр.

Мәктәп укучыларының җирле керәшен киеме тарихына багышланган фәнни-тикшеренү эше (21 февраль), үз нигезләрен шәһәр төзелешенә биргән Чәбия һәм Актүбә авыллары турында белү дә Түбән Кама ягы керәшеннәренең элекке тормышын күзаллау мөмкинлеге бирер.

Шулай ук, "Вольные распевы"(9 февраль), "Троица", "Тальяночка" (13 февраль), ансамбльләре җырларын да онлайн карарга, тыңларга була.

Түбән Кама керәшеннәре 22 февральдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә килеп, Май чабу бәйрәме оештырачаклар. Аларның айлыгы 26 февральдә Җәкәү җортында бәйрәм концерты белән тәмамлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев