Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фестивальдә Нина Еремина диплом белән бүләкләнде

“Тарихта без эзлебез” фестивалендә ул үз гаиләләренең йола һәм гадәтләре белән таныштырды.

Түбән Кама шәһәренең “Ковер” яшьләр үзәгендә “Эхо веков в истории семьи–Тарихта без эзлебез” фестиваленең муниципаль этабы булды. Анда 32нче гимназиянең рус теле укыучысы Нина Ерёмина да катнашып диплом белән бүләкләнде.

Фестивальдә ул үз әнисе, Чәбия авылында туып-үсеп, соңгы көннәренә кадәр Красный Ключ поселогында гомер кичергән Анна түти Храмова тормышы, аның үзләренә өйрәтеп калдырган гадәтләре, йолалары турында сөйләде. 

Нинаның чыгышы театральләштерелгән тамашаны хәтерләтте. Сеңелесе Надежда Кузьминаның оныгы, 6 яшьлек оныгы Яна белән алар, икәүләшеп, фотоларын Анна түти гомер буе туплаган альбомны актарып, гаилә тарихын барладылар. 

“Фестивальнең беренче өлешендә милли ризыклар тәкъдим итәргә тиеш идек. Әниебез гел пешереп безне сыйлый торган дурычмак, күзикмәкне әзерләп алып килдем, – дип сөйләде Нина Еремина. – Үзебезнең туганнарыбыз Анна түти Карпова һәм Ольга түти Митрофонова да миңа булыштылар. Алар Чәбия көен җырладылар. Безнең Чәбия авылы үз нигезен Түбән Кама шәһәре төзелешенә биреп, җир йөзеннән юкка чыкты. Әмма Чәбия керәшеннәренең җырулары, авылыбызның әниләрдән безгә күчкән гадәтләре, бәйрәмнәре исән. Шәһәр күләмендәге фестивальләрдә, конкурсларда без аларны халыкка күрсәтәбез. Үзебез дә, безнең балалар һәм оныклар да керәшеннәр икәнебезне белеп, үз халкыбыз белән горурланып яшибез”.

Фотода уңнан беренчесе — Нина Еремина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев