Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фестивальдә Демидовлар уңышлы чыгыш ясады

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Демидовлар “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы”–“Тарихта без эзлебез” фестиваленең ә район этабында җиңү яулады

Бу фестивальнең Ленино авылы мәдәният йортында булган муниципаль район күләмендәге этабында Маргарита һәм Алексей Демидовлар гаиләсе беренче урынны алды. Алар фестивальнең апрель башында Әлкидә оештырыла торган зона этабында катнашу хокукына ия булдылар.

Алексей Демидовны һәм аның гаиләсен авылда да, районда да яхшы беләләр. Алексей Дмитриевич – Ленино авылындагы “Сүрәкә” халык фольклор ансамбле гармунчысы. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Улберничә ел элек сугыш чорындагы “Урал ЗИС-5В” йөк машинасын җыйган. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгында аны авыл мәдәният йорты тирәсендә урнашкан парктагы стела янәшәсенә китереп куйган.

Фестивальдә, Демидовларга теләктәшлек йөзеннән, тамашачы каршына аның туганы – Түбән Кама шәһәрендәге “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина да чыккан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев