Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Электр самокатлары кирәкме-юкмы?

Франция башкаласы Парижда электр самокатларында йөрүне тыярга җыеналар. Бездә аларны арендага бирү тыелмаган, әмма Казан мэры Илсур Метшин самокталарда йөрүне «баш авыртуы»на әйләнүен белдергән иде.

1 сентябрьдән башлап, Европа илләреннән беренче булып, Франция башкаласы Париж урамнарында электр самокатларында йөрүне тыячаклар. RTBF телеканалы хәбәр итүенчә, Париж электр самокатларын арендага алуны-бирүне тыя икән. Моның өчен шәһәр күләмендә референдум уздырылган. Париж урамнарыннан сентябрьгә кадәр арендага бирелә торган 15 меңгә якын электр самокатын алып бетерергә тиешләр.

Ерак Париждан аермалы буларак, бездә әле электр самокатларын арендага бирү тыелмаган. Әмма Казан мэры Илсур Метшин 2021 елда ук инде самокталарда йөрүнең модалы мавыгудан «баш авыртуы»на әйләнүен белдергән иде. Мэриянең, районнар администрацияләренең, «Халык контроле»нең интернет-кабул итүләре җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең электр самокатларына кагылышлы шикаятьләре белән тулган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, шәһәр җитәкчелеге электр самокатларының иң югары тизлеген сәгатенә 20 киломтерга кадәр киметкән (моңа кадәр 25 километр булган), 39 участокны бу төр җайланмалар өчен «үле зона» итеп билгеләгән. Ягъни ул участокларда электр самокатлары, автомат рәвештә, үзләреннән-үзләре туктап кала. 

Яр Чаллы шәһәрендә исә мондый проблема юк, чөнки анда электр самокталарын арендага алу-бирү сервисы юк. Әле июнь аенда ук Чаллы мэры электр самокатларыннан файдалану буенча төгәл кагыйдәләр булганнан соң гына, ул төр җайланма прокаты барлыкка киләсен әйткән булган. Чаллы мэры сүзләренчә, самокатлар өчен тиешле инфраструктура кирәк: машина йөртүчеләргә — автомобиль юллары, җәяүлеләргә — тротуарлар, самокатта йөрүчеләргә — махсус юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев