Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егоровларның керәшенчә туе ничек үткән?

Питрәч районыннан Вера һәм Сергей Егоровлар да Питрау бәйрәмендә гомерлеккә кушылалар. Сергей – Талкыш авылыннан, Вера – Янсуар кызы. Мәктәптә бергә укыйлар. Сергей, армиядә хезмәт итеп кайткач, Питрау уразасыннан соң, 12 июльгә каршы төндә кыз сорарга килә. Кыз сорау, туй итү, бәби ашлары – болар барысы да Егоровлар семьясында чын керәшенчә, җола буенча уза

– Сергей мине сорарга, шундый күп күчтәнәчләр алып, туганнары, дуслары белән килгән иде. Питрау таңында мин Талкыш авылына килен булып төштем. Өйдән көне буе кунаклар өзелмәде. Безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. 30 июльдә туй ясадык. Өч көн бәйрәм иттек.  Керәшен туе, чыннан да, зур бер опера икән. Татар атнасы (пятница) көнне яшьләр җыелды, суббота һәм атнакөндә өлкәннәр котлады. Понедельник күрше­күлән, авылдашлар җыелды. Ике атнадан кыз ягында ике көн туй ясадык. Ул вакытта туганнар туйга аш белән килә иде. Туй күтәрешү дип атала иде ул. Туйга кадәр егет ягында өй киендердем: яңа тәре алъяпкычлары, челтәрләр, бистәрләр элдем. Туй вакытында бирнә чыгардым. Түшәк, урын­җир, өй кирәк­яраклары белән тулган сандыкны, җола буенча, ир ягы сатып алды.  Көз көне “сарык бирү” бәйрәме булды. Бу көнне кызның ата­анасы ир ягына тере каз яки сарык бүләк итә. 

 Кызларыбыз тугач, бәби туйлары булды. Балага бер яшь тулгач, бәби ашы алып килгән хатын­кызларны “кечтинә”гә чакырып сыйладык. Бу көнне дә кунаклар бүләк белән килделәр, – дип сөйләде Вера.

Егоровларның бергә тормыш итә башлаганнарына быел Питрауда 28 ел була. “Питрау – безнең өчен гаилә бәйрәме дә. Ел да бу көнне, тәмле ашлар пешереп, туганнарны кунакка чакырабыз, яшьлек хатирәләрен искә алабыз. Гаиләбез ишле, туганнар күп”, – ди алар.

Кызлары Марина белән Анастасияне җола буенча кияүгә бирәсе килүләрен дә яшермиләр.  Ата-­анадан килгән җолаларны зур саклык белән, бик теләп балаларына тапшыралар Егоровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев