Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Демьян Данилов: “Хыялыбыз – балаларны укытып кеше итү”

Мамадыш районының Владимир авылыннан Демьян Данилов – 2022 ел авыл кешесе өчен уңышлы булды дигән фикердә.

– 2022 ел уңышлы булды дип әйтергә була. Без, авыл кешеләре, мал асрап, печән әзерләп яшибез бит инде. Җәй яңгырлы булса да, мул иттереп печән әзерли алдык, аны киптереп куйдык. Шулай ук, үзебез үстергән икмәкне дә вакытында җыеп ала алдык. Уңыш әйбәт булды. Умарталарыбыз да бар бит әле. Бал кортлары да тырышты – күп итеп бал суырттык. Кортларны кышка көчле итеп кертә алдык, исән-сау гына кышлый алсыннар инде. Әллә ни зур эшләр булды дип әйтеп тә булмый. 2021 елда олы малаебыз Владислав Казан медицина университетына укырга кергән иде. Тулай торакларының әле берсе, әле икенчесе ремонтка ябылды. Улыбызга торыр урын булмыйча аптырап беткән идек. Быел  аңа яңа йорттан бер бүлмә квартир сатып алдык. Шуңа ремонт ясап, улыбызны күчерү мәшәкате белән йөрибез. Исән-сау укып, кеше булсын, дип тырышабыз.

Яңа ел белән бәйле планнарга килгәндә, беренчедән, дөньялар тынычлансын, илдә тынычлык булсын иде инде. Тормышта кеше өчен иң кирәге – тынычлык, сәламәтлек. Безнең бөтен уебыз, хыялыбыз – үзебез исән-сау булып, эшләп торып, балаларны укыту. Аларның намуслы, җәмгыятьтә файда китерә торган чын кеше булуларын телим.

2023 ел барыбызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы, муллык китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев