Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Декабрь азагында Үрәсбаш чиркәве куполлы һәм качлы булды

Кукмара районының Үрәсбаш халкы авыл чиркәвенә кач кую тантанасына җыелды.

Үрәсбаш чиркәвенә кач урнаштыру тантанасында авыл халкы белән беррәттән, Кукмара протоиерее Сергий, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Равия Кәримуллина, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров катнашты.

Протоиерей Сергий качны аруландырды, иман укыды. Халыкны авыл тормышындагы шушы олы вакыйга уңаеннан котлады һәм чиркәүгә юлны онытмауларын, барысының да келәүләргә йөрүләрен теләде.

Тумба, купол һәм качны – авылдашлары, Кукмарадагы остаханә-оешмаларның берсендә эшләүче Илнур Сергеев үз хезмәттәшләре белән бергәләп ясаганнар. Аларны алып кайтып урнаштыруда да авыл яшьләре белән бергә башлап йөрделәр.

Илнурның әнисе, шушы чиркәүне карап, финансын җайлап торучы Люба Сергеева да сүз алды. Үрәсбашны чиркәүле итүдәге тырышлыклары өчен, абыйлы-энеле эшмәкәрләр – Валерий һәм Анатолий Тимофеевларга авылдашлары исеменнән рәхмәт әйтте. Чиркәү төзелеше өчен халыктан җыелган акчаның нинди эшләргә тотылганын да сөйләде.

Алга таба Үрәсбаш чиркәвенең эчке ремонт-бизәкләвен төгәллисе, иконостас урнаштырасы бар. Авыл халкы бу изге эштә ярдәм куыл сузарга теләүчеләр дә табылыр дип өметләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев