Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чүти җирлеге башлыгы Петр Тараканов беренче укытучысының якты истәлегенә ярыш үткәрде

Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашында узган бу ярыш мәктәпнең элеккеге директоры Янузы Чумариннын якты истәлегенә багышланды

Турнир бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Янузы Чумаринны искә алудан башланып китте.Укучылар 1987-2001 елларда Чүти мәктәбе директоры булып эшләгән Янузы Михайловичның эшчәнлеге белән башка яшьтәшләрен дә таныштырды. “Үзеннән соң якты эз калдырып киткән олы җанлы педагогны хезмәттәшләре дә, авылдашлары да онытмый. Олы Тәрбит авылында яшәгән укытучыны әледән-әле искә алалар. Мондый тирән эзле шәхесләрне без онытырга тиеш түгел. Ярышның спонсоры – аның укучысы, бүгенге көндә Чүти авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Петр Тараканов,- диде мәктәп директоры Лариса Бухарова.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров теннис уйнаучы яшьдусларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән сәламләде. “Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов, яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина турнирда катнашучыларга жинү теләде. Ярышка 15 мәктәптән 17 команда килгән иде. Җирәбәдән сон, уен өч теннис өстәле артында башланып китте. Нәтиҗәдә, беренче урынны Бәрлебашы мәктәбенең икенче командасы, икенче урынны- Чүти мәктәбенең икенче командасы, өченче урынны Бәрлебашының беренче командасы яулады. Күчмә кубок икенче ел рәттән Бәрлебашына китте. Жиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов күчмә кубок, медальләрне дә үзе алган, беренче урынга чыккан командада уйнаучыларның һәрберсенә берәр мең сум, ә икенче-өченче урыннарга чыгучыларның барысына да 500әр сум акча биргән.
-Янузы Михайлович –Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә мине хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучым. Ул Чүтидә мәктәп директоры булып эшләгән елларда мин мәктәпнең физкультура укытучысы идем. 13 ел җитәкчелек иткән ул мәктәп белән. Кешелекле булуы белән аерылып торды. Бу ярышны башта үзебезнең мәктәптә үткәрдек, менә ике ел инде ул район масштабында уза, - диде Петр Петрович.
Изгелек җирдә ятмас. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарткан Петр Таракановның игелеге меңе белән үзенә әйләнеп кайтсын.

Кайбицы

Район мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашында узган бу ярыш мәктәпнең элеккеге директоры Янузы Чумариннын якты истәлегенә багышланды.

Тулырак: http://kaibicy.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/chti-irlege-bashlygy-petr-tarakanov-berenche-ukytuchysyny-yakty-istlegen-yarysh-tkrde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев