Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районының Ишәле авылында якташлар очрашуы үткәргәннәр

Чистай районы Ишәле авылыннан редакциябезгә хат килеп иреште

Чистай районында яшәүче халыкларның милли айлыкларын уздыру күркәм гадәткә керде. Инде берничә ел районда керәшен айлыгы да уздырыла. Быел исә керәшен айлыгы - июньдә. Айлык кысаларында төрле мәдәни чаралар, очрашулар, мастер-класслар уздырыла. 12 июнь керәшеннәрнең зур бәйрәме – Тройсын.  Шул уңайдан, районның Ишәле авылында якташлар очрашуы узган.
"Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Геннадий Лукьянов һәм Түбән Камада яшәүче Галина Дорофеева инициативалары буенча, авылдан чыгып киткән якташларыбыз очрашу кичәсе уздырылды. Аны безнең авылда гомер итүче фермер Николай Огурцов, бертуган Сергей һәм Александр Кузьминнар, Аркадий Огурцов, Липатов Вячеслав һәм Олег Николаев оештырды. Очрашуга матур итеп өстәлләр әзерләгәннәр, тәмле шашлык, пылау пешерелгән иде. Мул өстәл артында, җыр-бию  белән караңгы булганчы күңел ачтык.  Авылдашыбыз Зинаида Шарифуллинаның җырлавын тыңлап хисләндек. Очрашу берничә сәгатькә сузылды һәм бик матур булды, барыбызга да бик ошады. Шулай итеп, Ишәле халкы көн буе рәхәтләнеп күңел ачты. Шушы бәйрәмнәрне оештыручыларга, "Туганайлар" газетасы аша барлык Ишәле халкы исеменнән бик зур рәхмәтләр җиткерсәбез килә", - дип язган Ишәле авылыннан Анна Мельникова. 
Чистай районында бара торган "керәшен айлыгы"ннан мәгълүматны безнең сайттан карап барыгыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев